Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Байлангарда Әфганчылар көне билгеләп үтелде

Әфган сугышы турындагы истәлекләр башка бернигә дә охшамаган, алар әрнүле һәм үзәгөзгеч

15 февраль – Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көне. Әлеге әһәмиятле дата уңаеннан Байлангар мәдәният йорты фойесында әфганчы ветераннар, укытучылар, тәрбиячеләр, балалар белән берлектә батырлык сәгате үткәрелде. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашканнарны, элекке хәрби хезмәткәрләрне, туган иленә хезмәт иткәннәрне чакырып оештырылган чараларда укучылар патриотлык хисләр кичерә, туган илне ярату дигән гыйбарәнең буш сүзләр генә булмавына, йөрәктән чыккан чын тойгылар икәненә инана. Сугышта булган, безнең өчен гадәтләнмәгән шартларда – тау-калкулыклар арасында көрәшүнең авырлыгын үз җилкәсендә татыган ветераннарның сөйләвен укучылар тын да алмый тыңлады. 

Әфган сугышы турындагы истәлекләр башка бернигә дә охшамаган, алар әрнүле һәм үзәгөзгеч. Искә төшерүе авыр булса да, ветераннар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. 

Байлангар мәдәният йорты директоры Минзәлия ӘГЪЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X