Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Август конференция кысаларында Кукмарада секция утырышлары башланып китте

Мәктәпкәчә белем бирү буенча методистлар, уку йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре – барлыгы 200 кеше – шәһәребезнең балалар бакчаларында булдылар

Билгеле булганча, быел укытучыларның республика күләмендәге август киңәшмәсе безнең районыбызда үтәчәк. Шул уңайдан бик күп кунаклар килүе көтелә.

Киңәшмә кысаларында үткәрелүче секция утырышлары инде башланып китте. Бүген республика районнарыннан килгән мәктәпкәчә белем бирү буенча методистлар, шушы юнәлештәге уку йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре – барлыгы 200 кеше – шәһәребезнең “Йолдызлык”, “Кыңгырау”, “Кояшкай”, Зур Сәрдекнең “Әкият” балалар бакчаларында булдылар, район Мәдәният йортында Кукмара җитештерүчеләренең товарлары куелган күргәзмә белән таныштылар, пленар утырышта катнаштылар.

 Хәзерге вакытта районыбызда 46 балалар бакчасында һәм, гомуми алганда, 2784 урынлы  мәктәпкәчә группалары булган 15 мәктәптә 2709 бала тәрбияләнә. Балалар бакчасына чиратларны киметүгә юнәлдерелгән республика программасы ярдәмендә соңгы биш елда өстәмә 700 мәктәпкәчә урын булдырылды. Шулай ук соңгы ике елда дүрт балалар бакчасына гомуми суммасы 61 миллионлык капиталь ремонт үткәрелде. Бакчаларда заманча уңай шартлар булдыру белән беррәттән, һәр баланың шәхси потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән тәрбия эшенең сыйфатын яхшырту буенча да эзлекле эш алып барыла. 

фото: Эльвира Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев