Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Август конференция кысаларында Кукмарада чираттагы секция үтә

Кунаклар шәһәребезнең “Йолдызлык” балалар бакчасында, “Галактика” балалар иҗат йортында, Кукмара 4нче урта мәктәбендә булып, районда өстәмә белем бирү юнәлешендәге эшчәнлек, алдынгы тәҗрибә белән таныштылар

Укытучыларның республика август киңәшмәсе кысаларында үткәрелүче секция утырышлары бу атнада да дәвам итте.  “Татарстан Республикасында өстәмә белем бирү: үсеш векторы” дигән секция эшендә катнашучы өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары, район укучылар йорты, “Юнармия” һәм башка балалар хәрәкәте буенча кураторлар – барлыгы 210 кеше - шәһәребезнең “Йолдызлык” балалар бакчасында, “Галактика” балалар иҗат йортында, Кукмара 4нче урта мәктәбендә булып, районда өстәмә белем бирү юнәлешендәге эшчәнлек, алдынгы тәҗрибә белән таныштылар. Алар игътибарына укучылар көче белән хәзерләнгән кул эшләнмәләреннән һәм иҗади эшләрдән күргәзмәләр, вокаль ансамбльләрнең, аерым башкаручыларның чыгышлары, күрсәтмә спорт күнекмәләре, мастер-класслар тәкъдим ителде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев