Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Адайда авыл үзешчәннәре “Кайнана” спектаклен күрсәтте

Зал тутырып килгән тамашачылар үзешчән артистларны күңелле ял бүләк иткәннәре өчен көчле алкышларга күмде

Язның беренче бәйрәме Адай авылы халкы өчен бик бай һәм эчтәлекле узды. 8 Март көнне авыл клубында балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныф укытучылары һәм укучылары бик матур концерт куйса, икенче көнне авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән Мәҗит Шамхаловның “КАЙНАНА" дип исемләнгән спектакле халыкка тәкъдим ителде. Спектакльдә уйнаган Гөлсинә Хаммаянова, Гөлнара Хәлиуллина, Айгөл Галимҗанова, Гүзәл Хантимерова, Гөлия Хәсәнова, Илһам Хаҗиев, Зөлфәт Хаҗиәхмәтов, Самат Галимҗановларның рольләрне шулкадәр оста башкаруына һәркем сокланып карады. Зал тутырып килгән тамашачылар үзешчән артистларны күңелле ял бүләк иткәннәре өчен көчле алкышларга күмде. Һәм, әлбәттә, алкышларның иң көчлесе клуб мөдире Фәния Хәбибуллинага. Һәрвакыт ачык йөзле, мөлаем Фәния апа нинди генә бәйрәм булмасын аны югары дәрәҗәдә үткәрә, авыл халкы белән тыгыз элемтәдә эшли, шуңа күрә аны һәркем хөрмәт итә.

Афәрин кызлар, егетләр, алга таба да сезне сәхнәдә күрергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X