Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Физкультура дәресендә 13 яшьлек укучы үлгән

Ашыгыч ярдәм табиблары балага беренче ярдәм күрсәткәч, йөрәге тибә башлаган. Баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр

Пермь краенда физкультура дәресендә 13 яшьлек укучы үлгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Фаҗига бүген көндез Кизел шәһәрендәге бер мәктәптә булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, физкультура дәресендә 13 яшьлек малайның йөрәге туктаган. Ашыгыч ярдәм табиблары балага беренче ярдәм күрсәткәч, йөрәге тибә башлаган. Баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр.

Клиникага килеп җиткәндә, укучының йөрәге янә туктаган. Табиблар малайның гомерен саклап кала алмаганнар – ул ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

Татар-информ

фото: Ильнар Тухбатов, Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев