Фирдания Сәләхова: «Балаларга вакциналар ясау - бик мөһим мәсьәләләрнең берсе»
«Хезмәт даны» («Трудовая слава») газетасы журналистының прививка ясату белән бәйле сорауларына район үзәк дәваханәсенең балалар бүлеге мөдире җавап бирә.
- Безнең районда 17 яшькә кадәрге 10 мең 676 бала исәпләнә. Участок балалар табиблары, аларның сәламәтлеген кайгыртып, тиешле вакытта медицина тикшеренүләренә, диспансерлаштыруга, прививкаларга чакыра. Вакциналар ясау - бүгенге көн кадагында торучы мәсьәләләрнең берсе. Алар профилактик прививкаларның Милли календаре нигезендә, әти-әниләрнең рөхсәте белән башкарыла. Әлеге календарьда бала тудыру йортында ук ясала торган БЦЖдан башлап, АКДС, В вируслы гепатит, туберкулез, полиомиелит, гепатит, кызамык, паротит эпидемиясе (свинка), бума ютәл (коклюш), дифтерия, кызылча (краснуха), превенар һәм гемофиль вакциналар бар, - ди Фирдания Сәлахова. - Вакцинацияләү ул – йогышлы авыруларга каршы көрәшнең бер төре, ягъни балада теге яисә бу авыруга карата озакка сузыла торган актив иммунитет булдыру. Вакциналар үтерелгән яисә көчсезләндерелгән бактерия, вируслардан тора. Алар, организмга үтеп кереп, үзенчәлекле саклагыч матдә - антитәнчек барлыкка китерә. Авырту белән бәйләнешкә кергән очракта ак кан тәнчекләре активлаша һәм баланы чирләрдән саклый. Авыру йоккан очракта да прививкалы бала аны җиңелчә кичерә, өзлегүләр дә булмый.
Тарихтан билгеле булганча, моннан 200 ел элек инглиз табибы Эдвард Дженнер үзенә чәчәктән (оспа) прививка ясаган һәм авырмаган. Шул рәвешле ул күпме кешенең гомерен саклап калган. Бу исә вакциналар ясауның файдасы турында сөйли. Авыруларга каршы торучы прививкалар ясау нәтиҗәсендә, төрле йогышлы чирләр бүгенге көндә шактый кимеде. Әмма бу тынычланырга кирәк дигән сүз түгел. Чирләр беркая да китмәде. Без алардан бары тик үзвакытында вакцина ясатып кына саклана алабыз.
- Кукмарада вакцинацияләүгә каршы булган әти-әниләр бармы?
- Кызганыч, календарь нигезендә үзвакытында прививкалар ясатмаучы, аның файдасына ышанмаучы әниләр дә шактый күп арада. “Таҗ”лы вирус белән бәйле рәвештә чит илгә чыгулар тыелганчыга кадәр әти-әниләр балалары белән кайсы гына илләрдә ял итмәде. Мин аңлыйм: диңгез һавасы, көньяк климаты үсеп килүче организм өчен бик файдалы. Әмма балаларның иминлеге турында да онытмаска кирәк. Әгәр прививкасы булмаган бала ял йортында авыру эләктерә икән, аның ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин. Баланың авыруга каршы иммунитеты юк икән, бу организм көрәшә алмый дигән сүз. Туризмның киң колач җәеп үсүе, халыкның аларга күпләп тартылуы бума ютәл, кызамык, паротит эпидемиясе һәм башка җитди йогышлы авыруларның артуына китерде. Юлга кузгалганчы, әти-әниләр болар хакында онытмасын иде.
Әти-әниләр арасында прививка ясатмауны дин белән бәйләп аңлатучылар да бар. Әмма мин әлеге фикерне дөрес дип уйламыйм. Алла саклаганны гына саклармын, дигән гыйбарәне онытмыйк.
Эш барышында: «Балага төрле витаминнар эчереп, организмны чыныктырып та йогышлы авырулардан сакланып була, аның өчен вакцина кирәк түгел», - дигән фикерләрне дә ишетәбез. Бу авыру миңа кагылмый, ул мине читләп үтәр, дип, бер генә чирне дә әйтерлек түгел. Һәрнәрсәгә алдан әзер булырга кирәк. Авыруны дәвалауга караганда аны булдырмау хәерлерәк. Шуннан һәркем нәтиҗә ясасын иде.
- Прививкадан соң өзлегүләр буламы?
- Вакциналарның Россиядә ясалганнары да, чит илдән кертелгәннәре дә бар. Алар барысы да махсус тикшерү узган фирмалардан кайтарыла. Прививка бары тик сау-сәламәт балаларга гына ясала. Өзлегүләр була дип әйтә алмыйм. Организмга вакцина керткәнче, кан, сидек анализлары бирергә, иммунолог, аллерголог белән дә киңәшләшергә мөмкин. Прививкадан соң бала авырып ала, бераз тән температурасы күтәрелә, инъекция урыны кызарып тора икән, куркырга ярамый. Беренче ике көндә баланың тән температурасы югарырак булса, аны гади парацетамол даруы биреп төшерергә була. Ә инде моңа башка симптомнар да өстәлсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сау-сәламәт булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев