Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Әфган сугышы ветераны Мулланур Хәкимов: Тормыш матурлыгы чагыштыруда күренә

    Ветеран үзенең шигырьләрендә Әфганстан җирләрендә күргәннәре, әлеге сугышның михнәте, яу кырында башын салган хезмәттәшләре турында сөйли.

    Балыклы авылыннан Мулланур абый Хәкимов белән иң элек шигырьләре аша таныштым. Ул аларда Әфганстан җирләрендә күргәннәре, әлеге сугышның михнәте, яу кырында башын салган хезмәттәшләре турында сөйли. Әфган җирендә үлеп калган егетләрнең тарихын, батырлыкларын халыкка җиткезергә тырыша. Үзе дә бер елдан артык гомерен ил тынычлыгы сагында үткәрә.

    Әфган ярасы

    Гаиләдә өч сеңлесенә абый булган егет кечкенәдән җаваплылык хисе белән тәрбияләнә. Шуңадырмы, Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация бүлеген тәмамлаганнан соң, ул, хәрби комиссариатка барып, армиягә алуларын сорый. 

    Егетне Куйбышев шәһәренә җибәрәләр, анда алты ай дәвамында өйрәнүләр уза. Ә аннан соң Әфганстанга озатыла. 

    «Әфганстандагы хәлләр турында ишеткәнем булса да, алай төптән кызыксынганым юк иде. Яшь вакыт бит, бөтен нәрсәгә дә җиңел карыйсың... Ә менә өйрәнүләр вакытында бераз күңелгә керә башлады, политинформация сәгатьләренең дә файдасы тигәндер. Ә 22 апрель - Ленинның туган көнендә безне поезд белән Ташкентка алып киттеләр. Шәһәр биек тау битләрен каплап үсеп утырган лалә чәчәкләре белән каршы алды. Искиткеч матур манзара иде бу. Апрель ае, безнең өстә шинельләр, ә анда эссе, кояш кыздыра. Шуннан соң тау-ташлар иле Кабулга очтык. Ә анда барысы да җитди иде. Хәрби аэродром шаулап торган умарта оясын хәтерләтә: самолет, вертолетлар тузан туздырып һавага күтәрелә, төшә, автомат аскан панамалы егетләр тыз-быз йөреп тора... Беренче карашка бу мәшхәр кебек иде. Әмма кеше бар нәрсәгә дә ияләнә икән», - дип искә ала Мулланур абый Әфганстан турындагы беренче кичерешләрен.  

    Ул автомобиль батальонында взвод командиры урынбасары булып хезмәт итә. Белеме булгач, механик итеп тә билгелиләр. Фанерадан җыелган бер катлы казармаларда яшиләр. 

    «Безнең батальон солдатлары Әфганстанның төрле җирләренә хезмәт итте. Без исә аларның техникаларына хезмәт күрсәттек. Шуңа күрә күп вакыт юлда йөрергә туры килде. Бер урыннан икенчесенә самолет-вертолетларда, колонналар белән машиналарда күчендек. Баграм, Пули-Хумри, Ташкурган, Хинджан, Хайратон, Кундуз дигән җирләрендә булырга туры килде. Гадәттә, заданиегә подполковник белән икебез йөрдек, кайвакыт электрикны да үзебез белән ала идек. Әлбәттә, юлда төрле хәлләр була, атышларга да эләгә идек. Куркыныч вакытларда подполковник мине генә түгел, башка солдатларны да кайгыртты, батыр йөрәкле, яхшы күңелле, бик игътибарлы кеше идее. Бер тапкыр колоннаны көтмичә, үзебез генә  Хайратон дигән җиргә чыгып киттек. Ул вакытларны искә алганда әле дә каз тәннәре чыга, ничек курыкмаганбыз, әйткәнемчә, командир бик “боевой” кеше иде шул. Аллага шөкер, юл тыныч булды», - диде ул. 

    Билгеле, яңа институт бетереп килгән егеткә техника да җиңел генә «бирелми», тик ул сынатмый, өйрәнә, тәҗрибә туплый. Ярый институтта тырышып укыганмын, дип сөенә.

    Реклама

    Җирле халыкның тормыш-көнкүреше турында да сораштым ветераннан. Ул Әфганстанны хәзерге заман белән урта гасыр очрашкан урын, дип атады. Анда тормыш ике яклы: ялган белән дөреслек, үлем белән яшәү янәшә, көндез авыз ерып сөйләшкән Әфганстан кешесе кич белән караңгыда сиңа атарга мөмкин, диде.

    «Әфганстанлыларның балаларын укытырга вакытлары юк, кечкенәдән үк сату итә, акча эшли башлыйлар. Авыл хуҗалыгы бик артта калган. Тау асларындагы тигезлекләрдә бераз арпа, бодай, дөге үстерәләр. Техникалар юк, җирне үгез, сыер җигеп эшкәртәләр. Игеннәрне исә безнең борынгы әби-бабайлар шикелле кул белән сугалар. Әгәр берәүнең велосипеды бар икән, ул урта хәлле булып санала. Шул ук вакытта базар, кибетләрендә нинди генә чит ил товарлары юк, хәтта Япон магнитофоннарына кадәр бар... Шуңа күрә без бу икетөрлелек, каршылыкка шакката идек. Миңа ул чакта 23 яшь, әмма Әфганстанга барганчы, “Фанта”ның нәрсә икәнен белмәдем. Ул суның тәме әле дә истән чыкмый», - диде әңгәмәдәшем. 

    Әфганстан территориясендә Мулланур абый бер ел хезмәт итә. Якташлар белән дә очраша: безнең районнан Вячеслав Сәйфетдинов, Сарманнан Айрат Яппаров, Арча егете дә була. Шул ук вакытта үзенә яңа иптәшләр дә таба. Башкортостанның Стәрлетамак районы егете Сергей Мочинский белән җан дусларга әвереләләр. Алар хәтта хәрби хезмәттән бергә кайталар. Мулланур абый Стәрлетамакта ике көн кунак була. Кызганычка каршы, аларга башка күрешү язмаган, егет 2010 елда бакыйлыкка күчкән. 

    Чынга ашкан теләк

    Мулланур абыйның Әфганстаннан туган якларына таба бормалы юлы Баулы районы аша да үтә. Анда нишләп йөргән, диярсез. Сөйгәне Гасимә апаның хәлен белә, алар институтта укыганда танышкан булалар. Кыз шул уку йортының икътисад бүлеген тәмамлый. Егет армиядә вакытта ике арада шигырь юллары белән матурлап язылган сәлам хатлары йөреп тора. Кыз белән вәгъдә алышканнан соң, әфганчы туган ягына кайтып китә.

    «Ишек шакып өйгә кергәндә төнге сәгать икенче ярты иде. Әти белән әни телсез калдылар. Тәннең кояшта каралганын күреп, әни: “Чуен китеге кебек булгансың, улым”, - диде. Алар Әфганстанда икәнлегемне белделәр, чөнки әти бик кызыксынучан кеше иде. Хатларның кыр почтасыннан килгәнен күрү белән белешкән. “Син, малай, монда түгел бит”, - дип, хат язды. Аннары барысын да аңлатып, борчылмагыз, мин – монда карт сержант, түрдә утырам, дип җавап салдым. Ә, чынлыкта,  кайнар Әфган сугышы мине дә үз эченә бөтереп алган иде. Алар шуннан соң телевизор төбеннән китмәгәннәр, Әфганстанны күрсәткәндә уллары очрамасмы дип көткәннәр. Минем Әфганстанда вакытта ике зур теләгем бар иде: чүмеч тутырып салкын чишмә суы эчәсем һәм яңгыр астында торасым килде. Аллага шөкер, теләкләрем үтәлде», - диде ул, мәрхүм әти-әнисен искә төшереп.

    Озакламый егет белән кыз вәгъдәләрен тормышка ашырып кавышып куялар. Бер-бер артлы ике балалары туа, хәзер инде оныклар сөяләр. Бүгенге көндә Мулланур абый – «Урал» хуҗалыгында ревизия комиссиясе рәисе, «Балыклы» бүлекчәсендә бригадир, ә Гасимә апа хуҗалыкта баш хисапчы булып хезмәт куя. 

    «Үз илемдә гашыйк мин миләш белән баланга, дип җырларда җырлана. Чыннан да, искиткеч матур табигатьле, тыныч, рәхәт җирдә яшибез. Аллага шөкер, чишмә суларын курыкмыйча эчәбез, агачта үсеп утырган алманы чалбарга сөртәбез дә ашыйбыз... Һәр ел фасылы үз урынында кирәк, берсеннән дә зарланырлык түгел. Тормыш матурлыгы чагыштыруда күренә», - диде ветеран.

    Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: