Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фердинант Гыйниятуллин: Базар шартларында югалып калмас өчен иң мөһиме – товарның сыйфатлы булуы кирәк

Боҗралар, стена блоклары ясый, күпләп терлек асрый, пай җирләрендә иген игә, кое казый... Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкаль нәкъ менә Чуллыдан фермер Фердинант Гыйниятуллинга карата әйтелгән кебек. 

Кемдер бу дөньяда эшсезлектән, күпләребез акча юклыктан зарланырга ярата. Ә Фердинант абый исә тәвәккәл булырга һәм җирдә яткан “акча”ны күтәреп ала белергә генә кирәк, дигән фикердә. 

- Мин үз гомеремдә нинди генә эшләр башкармадым. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, тракторга утырдым, читкә китеп бәхетне сынап карадым, балта эшенә өйрәндем, тора-бара кое казуга керештем, итек баскан чаклар да бар иде... Бер елны үз эшен булдырырга теләүчеләргә 300 мең сум күләмендә грант бирә башладылар. Мин дә,  блок ясау станогы сатып алу өчен, бизнес-план төзедем. Документларны әзерләп өлгергәнче, бу программа бетеп тә китте. Бер танышымнан кул станогы сатып алып, блок ясарга керештем. Аның белән эшләү бик авыр иде, шуңа күрә үзем электр станогы ясап карарга булдым. Хәзер бик уңайлы, шалт-шолт басабыз да алабыз, - дип сөйли яңа танышым. – Боҗра ясау эшенә исә үзебезгә кирәк булганга тотындык. Безнең 20 метр тирәнлектәге агач буралы кое бар иде, бер елны шуңа боҗра төшерергә булдык. Танышымнан боҗра ясау өчен форма эшләп  бирүен сорадым. Аннары миннән боҗраларны алмассың да инде дип, ул бер форма эшләп бирде. Шул вакытта мал өе буларак кулланыла торган мунчада диаметры 80 сантиметрлы беренче боҗраны ясадым. 

2008 елның кышы була ул. Шуннан соң аның күңелендә нишләп бу эшне үзем ачып җибәрмим, башкалар булдырганны мин башкарып чыга алмаммы, дигән сораулар туа. 

– Нократ Аланында боҗра формалары ясаттым. Техникалар юк иде, күпчелек кул көче кулланылды. Эремәне чиләк белән ташый идек. Берәр КамАЗ цементны тормыш иптәшем Ләйсән белән икебез бушаткан чаклар да булды. Энекәш, туганнар булышты, күрше авылдан Назыйм абый манипуляторы белән ярдәм итте. Цементларга яңгыр тимәсен дип борчыла, аны түбә астына ташый идек. Хәзер ияләндек, алып кайтабыз да урамга гына өеп куябыз. Ул вакытта техника булмагач, боҗраларны бер урыннан икенчесенә күчерү мөмкинлеге юк, аның кибеп беткәнен көтеп, заказ бирүчесенә илтеп тапшыргач кына икенчене ясый башлый идек. Җәелеп китеп эшләп булмады, - диде Фердинант абый. – Хәзер эш күпкә җиңеләйде, кирәкле барлык техникаларны сатып алдык. 
 
Гыйниятуллиннарның капка төбе заводтан ким түгел.  Бүгенге көндә алар иске коеларга, ягъни бура эченә куярга диаметры 60, 70, 80 сантиметрлы, яңа коеларга 1 метрлы боҗралар ясыйлар. Соңгыларына сорау зур, диделәр. Димәк, кое казытучылар әле дә бар икән. Бораулаган кое тыгылырга мөмкин, ә кул белән казылган коены чистартып була, дип аңлата тәҗрибәле танышым. Шулай ук су краннарына, канализация чокырларына урнаштыру өчен 1,20, 1,50, 1,70, 2, 2,2 метрлы боҗралар ясыйлар. Зуррак үлчәмлеләргә дә ихтыяҗ бар, әмма алар машина арбасына сыймаячак, шуңа күрә андыйларга алынмыйбыз, диделәр. 
 
Соңгы вакытта бәяләрдәге сикереш Фердинант абыйның эшенә дә йогынты ясамый калмаган. Материаллар шактый кыйммәтләнде, ди ул. Тик шулай да экономияләп, сыйфатны бозарга теләми. Цементны гел бер - сыналган тәэмин итүчедән сатып ала, комны исә вакыты булганда үзе алып кайта. Кладка сеткасы бик кыйммәт булгач, күптән түгел генә сетка җыя торган җайланма сатып алган. 

- Хезмәтебезне башлаганда иң борчыган мәсьәлә эшләргә кешеләр табу булды. Кемнәрне генә чакырып карамадык. Эшчеләрне күбесенчә җәй көне ялларга туры килә, чөнки кышын да хезмәтне дәвам итү өчен бина әлегә төзелеп бетмәгән. Аны биек итеп эшләдек, рәтләп бетерсәк, кран-балка куярга дигән планнарыбыз да бар. Бүгенге көндә боҗра ясауда өч эшче хезмәт куя, берсе – Чуллыдан, икесе Мәчкәрә, Мәмәшир авылларыннан. Хезмәт хаклары әйбәт, вакытында биреп барам, читкә китеп, зур акчалар турында хыялланып йөрүдән мәгънә юк, үзләре дә канәгатьтер дип ышанам, - диде Фердинант абый. - Җәен җитештергән товарны сатып бара алсак, бик әйбәт дип уйлыйм, чөнки көндәшлек көчле. Кукмараның үзендә генә дүртләп нокта бар, әле авылларда, күрше Нократ Аланы районында әлеге эш белән шөгыльләнүчеләр күп. Базар шартларында югалып калмас өчен иң мөһиме – товарның сыйфатлы булуы кирәк, шуңа күрә моңа бик җаваплы карыйм, эшчеләрне дә бу турыда кисәтеп куйдым. Үзем дә көн дәвамында егетләр янында, иртән торып чыгам, алар кайтып киткәч тә эшләп калам.
 
Фердинант абый иген игә, терлек тә асрый, дигән идек бит әле. Терлекләренең санын әйтеп тормады, ә менә җирләре 30 гектар икән.  Кыр эшләрен башкару өчен, бөтен төр техникаларны да булдырган. Авыл кешесе мал асрамыйча тора алмый инде, диде. Ул итчелек юнәлешен сайлаган, үгезләр тота, ә энекәше сөтчелек тармагын алып бара. Шулай ук Кукмарадагы мәдрәсәдә укырга да вакыт таба, быел өченче курсны тәмамлаган. 

- Һәр эштә фикердәшең булу кирәк. Тормыш иптәшем Ләйсән, гаиләм - минем төп терәгем. Безнең өч балабыз бар. Күп вакыт эштә булдым, балалар Ләйсән карамагында үстеләр, ул аларга яхшы тәрбия бирде, мин бик канәгать. Олы улыбыз Фәнзил гаиләсе белән Казан шәһәрендә тормыш итә, уртанчысы Дәнис шулай ук Казанда белем ала, ә төпчегебез Ирек балалар бакчасына йөри. Балалар кайда булуга карамастан, бар эшне дә гаилә белән киңәшләшеп эшлибез. Бик яхшы яшибез, инде Аллаһы Тәгалә бездән разый булсын.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев