Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» фестиваленең район этабы җиңүчесе билгеләнде

Фестивальдә районыбызның күркәм гаиләләре – Иске Юмьядан Макаровлар һәм Туембаштан Гыйльметдиновлар катнашты.

Югары Чура мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды. 

Алар жюрига һәм тамашачыларга гаиләләренең шәҗәрәсен, үзләре әзерләгән милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, гореф-гадәтләрен, милли костюмнарын чагылдырган иҗади номер күрсәттеләр. 

Кукмарада «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» фестиваленең район этабы җиңүчесе билгеләнде

Иске Юмьядан Макаровларның әлеге фестивальдә икенче тапкыр катнашулары. Үткән ел бәйгедә икенче урын алган булганнар, быел исә тагын да ныклап әзерләнеп, беренче урынга өмет итәләр. Аларның өстәлендә удмурт халкының милли ризыклары, кул эшләре урын алган, өсләрендәге киемнәре дә үз халыкларының барлык бизәк-орнаментларын чагылдыра. 

«Бүгенге чарага үзебезнең нәсел үзенчәлеге — „тамга“ алып килдек. Ул — гаиләбезнең буыннан-буынга тапшырыла торган махсус билгесе. Әлеге тамга „к“ хәрефе формасында ясалган. Безнең гаиләдәге барлык әйберләр, эш кораллары, хәтта терлекләргә дә әлеге билге-тамга сугыла. Алга таба ул яшь буынга тапшырылыр, киләчәктә дә аны дәвам итәрләр дип ышанабыз. Удмуртлар — бик кунакчыл халык. Бүген дә өстәлебезне мулдан әзерләдек, анда удмурт халкының иң тәмле милли ризыкларын куярга тырыштык. Табын түрендә каравай, кыздырылган каз, үрдәк, күмәч, „жукам“ (ботка), перепеч, коймак, зырет, гөмбә пирогы һәм башкалар урын алган. Иң борынгы ризыкларыбызның берсе ул — кисаль», — дип, гаилә ядкәрләре белән таныштырды Лидия Макарова.

Мондый чараларның әһәмияте бик зур. Ул — үткәнне саклау, ди катнашучылар. Чыннан да, бу чарага әзерләнгән вакытта алар милләтләре, шәхсән гаиләләре турында күпме яңалык беләләр, вакыт тузаны астында калган тарихи мәгълүматларны казып чыгаралар. 

Кукмарада «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» фестиваленең район этабы җиңүчесе билгеләнде

Туембаш авылыннан Гөлнара Гыйльметдинова укытучылар нәселен (Күкшелдән Хәмидуллиннар )тәкъдим итте. 

«Әнинең әбисе Фатыйма авылда атаклы абыстай булган. Аның өч кызы да — укытучылар. Аларның балалары да мөгаллимлек эшен дәвам иткәннәр. Минем әни дә укытучы һөнәрен сайлаган. Без гаиләдә өч бала, шулай ук әнинең дәвамчылары булдык, балаларга белем-тәрбия бирүче юлыннан атлыйбыз. Чөнки кечкенәдән әнинең эшләгәнен күреп, аңа кызыгып үстек. Фестивальдә беренче тапкыр катнашуыбыз. Хезмәттәшләрем — Туембаш мәктәбе коллективы — туганнарым бик нык ярдәм итте. Бүгенге бәйгедә без ата-бабаларыбыздан калган әйберләрдән тупланган күргәзмә, шулай ук татар халкының милли ризыкларын әзерләп алып килдек. Мондый конкурслар бик кирәк, чөнки хәзерге заман балалары элеккене белмиләр, кызыксынмыйлар. Ә бу ядкәрләр буыннан-буынга мирас итеп тапшырылырга, аларның тарихы саклап калырга тиеш», — дип сөйләде Гөлнара апа.

Әлеге гаилә әзерләгән күргәзмәдән дә муллык, байлык бөркелә иде. «Безнең гаиләдә бер бәйрәм дә чәкчәктән башка узмый, аны минем әни әзерләде, ә коймакны үзем пешерергә яратам. Шулай ук табын түрендә — өчпочмак, май күмәче, урама, гөбәдия...» — дип таныштырды Гөлнара апа. Элеккедән калган чулпылар, хәситә, чиккән сөлге, кулъяулыклар, сугыш вакытында әби белән бабайларының язышкан хатлары — барысы да бәяләп бетермәслек хәзинә.

Кукмарада «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» фестиваленең район этабы җиңүчесе билгеләнде

Айсылу Галиева, жюри әгъзасы, Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының архив документларын һәм халыкара элемтәләрне фәнни куллану бүлегенең өлкән белгече:

Бу фестивальне оештыручы — Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм республиканың Дәүләт архивы. Әлеге чараның төп максаты — халык арасында архив белешмәләре, шәҗәрәләр җыюны популярлаштыру, кешеләрдә нәселләре турында кызыксыну уяту һәм, әлбәттә, барлык мәгълүматларны да саклап калып, алдагы буыннарга тапшыру. Шәҗәрәләр төзелергә, ата-бабаларыбызның исемнәре мәңгеләштерелергә тиеш. Өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. Алар барысы да һәр халыкның милли үзенчәлекләрен исәпкә алып әзерләнгән. Үзеннән-үзе бу ризыкларның тарихын, эшләнешен беләсе килә.

Кукмарада «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» фестиваленең район этабы җиңүчесе билгеләнде

Фестивальдә Макаровлар гаиләсе җиңү яулады. Алар Арчада узачак зона этабында районны тәкъдим итәчәк.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев