Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Электр тапшыру линияләренең сак зонасында балык тоту гомер өчен куркыныч!

Һава электр тапшыру линияләренең сак зоналарында балыкчылар белән бәхетсезлек очраклары соңгы вакытта ешаю сәбәпле, бу хакта «Челтәр компаниясе» АҖ кисәтә.

Хөрмәтле республика халкы һәм кунаклар! Электр станцияләре һәм электр тапшыру линияләренең сак зонасында, бигрәк тә сулыклар янында булу тормыш өчен куркыныч тудыра.

Электр тапшыру линиясе сак зонасының минималь ераклыгы һава электр линияләренең терәкләрендә урнашкан куркынычсызлык плакатларында күрсәтелгән.

Кешеләргә һәм предметларга эшләп торучы электр установкаларына 1,5 метрдан да якынрак килү ТЫЕЛА, һава линияләренең өзелгән үткәргечләренә якынаю тормыш өчен куркыныч.

Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, электр тапшыру линияләренең сак зоналарында учак ягу, балык тоту, һава еланы (воздушный змей) җибәрү һәм токлы өлешләргә якынаю белән бәйле башка гамәлләр тыела.

Җирдә өзелгән яки яткан электр чыбыгы, шулай ук зыян күргән терәк, электр җайланмаларының ачык ишекләре ачыкланган очракта, кичекмәстән тәүлек буе эшли торган 8-800-2000-878 түләүсез номерына хәбәр итегез. Чыбык төшкән урынны саклауны оештырыгыз һәм ремонт бригадасы килгәнче тирә-юньдәгеләргә куркыныч турында хәбәр итегез.

ИСТӘ ТОТЫГЫЗ:

Балык тотарга яратучыларга табигатькә чыкканда берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәк:

1. Балык тоту урынын электр тапшыру линияләреннән, трансформатор будкаларыннан һәм башка энергообъектлардан ераграк сайларга. Озынлыгы 4тән алып 12 метрга кадәр булган кармаклар югары көчәнешкә эләгүнең сәбәбе булырга мөмкин, юеш леска — яхшы ток үткәргече. Шуны аңларга кирәк, электр җиһазларының ток үткәрүче өлешләренә турыдан-туры тотынмаган очракта да, энергия объектларына кадәр рөхсәт ителгән араны бозу тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин. Шуңа күрә ЛЭП үткәргечләре астыннан үткәндә игътибарлы булыгыз, алдан ук кармакларыгызны җыегыз.

2. Кармакны сатып алган вакытта, аның корпусындагы барлык язуларны да өйрәнегез, алар электр линияләре астында һәм яшен вакытында балык тоту куркынычы турында кисәтә. Балык тоту белән шөгыльләнергә теләгән балаларга әлеге мәгълүматны аңлатыгыз, алар сак зоналарында һәм электр линияләре терәкләре астында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшы үзләштерергә тиеш.

«Сетевая компания» АҖнең «Алабуга электр челтәрләре» филиалы 
Реклама хокукында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk