Элегрәк хөкем ителгән Кукмара кешесе исерткеч эчемлек кулланып мотоцикл йөрткәне өчен суд каршына басачак
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Кукмара районы прокуратурасы элегрәк хөкем ителгән 56 яшьлек Лубян авылы кешесенә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул исерек хәлдә транспорт йөртүдә гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 24 апрелендә гаепләнүче, исерек хәлдә, «Иж Планета-5» мотоциклы белән идарә итә. Лубян авылының Киров урамында аны полиция хезмәткәрләре туктата. Документларны тикшергәндә, ир-атның элегрәк исерек килеш транспортта йөргәне өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булуы ачыклана.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев