Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Эльбрус Әхмәтҗанов: Кукмара районында тикшерүдә булган җинаять эшләренең күбесе информацион технологияләр сферасы белән бәйле

Кукмара эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары - тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе, юстиция майоры Эльбрус Әхмәтҗанов белән әңгәмә.

Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында тикшерү бүлекчәсе оешканга 6 апрельдә 60 ел тулды. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Кукмара эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары - тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе, юстиция майоры  Эльбрус Әхмәтҗанов белән әңгәмә кордык.

- Эльбурс Габделбәрович, замана үзгәрү белән бергә каракларның да урлашу формалары шуңа яраклаша бара. Алар хәзер йорт-фатирлардан телевизор яки магнитофон урламый, ә утырган килеш кенә интернет киңлекләреннән үзенә корбан сайлый: виртуаль юл белән акча үзләштерә... 

- Әйе, бездә тикшерүдә булган җинаять эшләренең дә күбесе информацион технологияләр сферасы белән бәйле. Ә мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен (интернет, кәрәзле телефон) кулланып кылынган җинаятьләрне, без аларны кыскартып ИТТ дип атыйбыз, ачыклау күп көч, вакыт таләп итә. 
 
- Бүлекчәгез кадрлар белән тулы күләмдә тупланганмы соң? 

- Штат буенча бездә алты кеше каралган, бүгенге көндә биш кеше эшли. Тикшерүче, юстиция капитаны Илдар Гатауллинның бүлекчәбездә хезмәт стажы - 7, өлкән тикшерүчеләр, юстиция өлкән лейтенанты Лилия Җамалиева белән Иван Туктаевларныкы – 4 ел, тикшерүче, юстиция лейтенанты Владимир Кузьминның – 2 елдан артык. Алар үзләрен булдыклы хезмәткәрләр итеп күрсәтергә өлгерде инде. Юстиция майоры Эльвира Гарифуллинаны февраль аенда лаеклы ялга озаттык. Армия сафларында хезмәт иткән, югары юридик белемле ир-егетләрнең тикшерүче булып эчке эшләр органнарында хезмәт итәсе килсә, без аларны көтеп калабыз. 
 
- Эш күрсәткечләренә дә тукталыйк әле...

- Республикадагы икенче шартлы тикшерү подразделениеләре арасында (бу төркемгә Мамадыш, Әгерҗе, Зәй, Баулы, Биектау, Питрәч, Кукмара районнары керә) узган елгы эш нәтиҗәләре буенча икенче урынны алган идек. Ай саен хезмәтебезгә бәя бирелеп, нәтиҗә чыгарыла, быелның өч аенда да без икенче урында барабыз. Нәтиҗә ясалганда, ачылган җинаятьләр саны, гражданнарга килгән зыянны (мошенниклык, урлау, мөлкәтенә зыян килү, юл һәлакәтләрендә авыр тән җәрәхәтләре алу яки үлем очракларында) күпме күләмдә капларга булышканбыз икәнлеге исәпкә алына. Шулай ук икътисадый юнәлеш буенча, авыр һәм уртача авырлыктагы җинаятьләрнең ачылыш күрсәткечләре карала. 
 
- «Сакаллы»,  ягъни ачылмаган җинаять эшләре дә бардыр инде? 

- Әлбәттә, хезмәтебездә аларсыз да булмый (елмая, - авт.). Һәм бөтенесе дә алда әйтеп үткән ИТТ төренә, ягъни дистанцион мошенниклыкка карый. 2022 елда бу төрдәге 28 җинаять эше ачылмаган килеш калды. Быелга чыккач, шуларның икесен ачтык. 4 гыйнвар көнне өч кешене алдалаган, гомуми 38 мең сум зыян китергән бер җинаятьчене Башкортостаннан алып кайттык, эше судка китте.  Вологда шәһәреннән тагын бер җинаятьчене алып кайттык. Аңа эш 15ләп факт буенча бара, бишесе ачыкланды, гражданнардан барлыгы 260 мең сум акча үзләштергән булган, бөтенесен дә кире кайтарды. 

Ә башка төр җинаятьләр: кешеләргә авыр һәм уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре ясау, юл-транспорт һәлакәтләре һәм башкалар буенча барысы да ачылды.
 
- Газета укучыларыбызга ниләр әйтер идегез? 

- Әйткәнемчә, тикшерелгән эшләр арасында иң яңгырашлылары нәкъ менә шул замана шаукымы – интернет, кәрәзле телефоннар белән бәйле. Инде халык арасында күпме аңлату эшләре алып барып, кисәтеп, сөйләп, язып торсак та, җинаятьчеләрнең «кармагына» кабучылар саны кимеми. Кеше, үз аягы белән барып, банктан кредит ала яки, картасыннан салдырып, банкоматка килеп (аеруча Кукмараның Гафиятуллин урамындагы кибеткә куелган банкоматка), телефонның теге ягында саннар әйтеп торучының картасына үз куллары белән күчерә. Әле моңа өстәп, квитанциясен дә алмый, чөнки телефон мошенниклары шулай куша! Ә бит квитанцияләре кулда булса, телефон һәм счет номерлары аша аларны табу күпкә җиңелрәк. Виртуаль караклар күп очракта: «Без – банк хезмәткәрләре. Мошенниклар акчаларыгызны алалар, тизрәк куркынычсыз счетка күчереп куйыйк әле», -  дип ялганлап шалтыраталар. Аларның корбаны теләсә кем була ала, миңа да көн саен шалтырату килә. Рус телендә бирелгән сорауга татарча җавап кайтарабыз икән, алар үзләре үк  сөйләшеп тә тормаячак. Тагын бер кат кисәтеп, райондашлар, сак булыгыз дип әйтәсе килә.
 
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт әйтеп, алтмыш еллык һөнәри юбилеегыз белән котлыйбыз.

- Рәхмәт, минем дә, үз чиратымда, хезмәттәшләремә, ветераннарыбызга хөрмәтемне җиткерәсем килә. Тикшерүче – аерым һөнәр иясе. Ул тыңларга да, сиземләргә дә, бер үк вакытта психолог та булырга, нинди генә кыен хәлдә дә үзенең хисләрен тыеп калырга, хәлне бер адымга алдан анализлап куярга һәм һәрвакыт салкын йөрәк белән эш итәргә тиеш. Шунда гына хезмәтебезнең нәтиҗәсе күренә.

Фотода район тикшерү бүлекчәсе коллективы.
 

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев