Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

"Дружба" җәмгыяте хезмәткәрләренә әҗәтен түләгән

Татарстанның Кукмара һәм Зәй районнарының 302 хезмәткәренә хезмәт хакы вакытында түләнмәүне социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе ачыклаган.

Татарстанның Кукмара районы “Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм “Зәй металл корылмалары заводы” эшкәртүче җәмгыяте персоналы алдында 3,5 млн сум чамасы бурыч түләнгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Дружба” җәмгыяте үзенең 199 хезмәткәренә - 1 млн 498,8 мең сум , Зәй металл корылмалары заводы 103 хезмәткәренә 1 млн 998,3 сум түләгән. 

Сүз уңаеннан, Татарстанда хезмәт хокуклары үтәлү, аерым алганда, хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләүне республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан тыш, дәүләт һәм җирле идарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары да күзәтә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев