Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Дәүләт автоинспекциясе үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте катнашучыларын эзли

75 яшьлек хатын-кызны машина бәрдергән һәм һәлакәт урыныннан китеп барган

Республика Дәүләт автоинспекциясе өлкән яшьтәге ханымны таптаткан автомобиль йөртүчене эзли. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

«9 октябрь 20.15 сәгатьтә республиканың Балык Бистәсе районында Мәскәү-Уфа автоюлының 925 нче чакрымында 75 яшьлек хатын-кызны машина бәрдергән һәм һәлакәт урыныннан китеп барган”, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Зыян күргән пенсионерны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр. Хатын-кыз вафат булган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һәлакәт шаһитларын 8(843)5-333-888, 8(843)5-333-964 телефоннарына хәбәр итүләрен сорыйлар.

Татар-информ

Фото: Республиканская Госавтоинспекция

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев