Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Дин әһелләре өчен ифтар

Дин әһелләре алдында чыгыш ясаган Сергей Димитриев барлык дин тотучыларга Рамазан аендагы гыйбадәтләрен башкаруда җиңеллек теләде, бергә җыелуның әһәмиятен билгеләп үтеп, шундый очрашулар үзара аралашыр, бер-беребезнең хәлен белер өчен яхшы бер форсат булуын әйтте

Соңгы елларда мөселманнар өчен изге, бик саваплы саналган Рамазан аенда республикабызның төрле төбәкләрендә хакимият вәкилләре тарафыннан дин хезмәтен башкаручылар өчен ифтар мәҗлесләрен үткәрү гадәткә керде. Район башлыгы Сергей Димитриев чакыруы буенча быелгы Рамазан аенда шундый мәҗлескә авыл имамнары, абыстайлар, мәдрәсә вәкилләре җыелды.  

Дин әһелләре алдында чыгыш ясаган Сергей Димитриев барлык дин тотучыларга Рамазан аендагы гыйбадәтләрен башкаруда җиңеллек теләде, бергә җыелуның әһәмиятен билгеләп үтеп, шундый очрашулар үзара аралашыр, бер-беребезнең хәлен белер өчен яхшы бер форсат булуын әйтте. 

- Районыбызга кем генә килсә дә, Кукмара бик үзгәргән, чистарган, матурланган, диләр. Без, хакимият вәкилләре, әйләнә-тирәнең төзеклеген, тәртиптә булуын кайгыртсак, сез халыкка аң-белем, әхлакый тәрбия биреп, дөрес юлны күрсәтәсез, райондашларыбызның рухи мәгънәдә пакь, сәламәт булулары өчен тырышлык куясыз, – диде район башлыгы.  

Бик җылы, күркәм төстә үткән мәҗлестә Төркиядән махсус Рамазан аена дип килгән Коръән-хафиз Өнәр-хуҗа башкаруында Коръән сүрәләре яңгырады,  ресторан хезмәткәрләре әзерләгән тәмле ризыкларны авыз итеп, мәҗлестә булучылар үзара  аралашты, ахырда исә Аллаһтан ил-көн тынычлыгы, саулык, иминлек, нигъмәт-бәрәкәт сорап дога кылынды. Соңыннан шундый мәҗлесләр киләсе елларда да, иншә Аллаһ, оештырылыр дигән теләк белдереп, дин әһелләре хакимият вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk