Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Дилиябез сынатмады

Байлангар балалар бакчасында беренче тапкыр “Татар кызчыгы-2019” бәйгесе үтте.

Балаларның икенче йорты булган Байлангар бакчабыз инде күп еллардан бирле нәниләрне үз кочагына җыеп иркәли, тәрбияли, сөя. Биредә cабыйларга күпьяклы белем һәм тәрбия бирү өчен уңай шартлар тудырылган.

Халкыбызның мирасын, гореф-гадәтләрен саклау, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, яшьтән үк милли тәрбия бирү максатында төрле чаралар уздырыла. Анда тәрбиячеләребез әти-әниләр белән берлектә татар милли уеннарын, халык авыз иҗаты әсәрләрен бик теләп куллана.

Быел балалар бакчасында беренче тапкыр “Татар кызчыгы-2019” бәйгесе үтте. Анда Зәмирә Гыйльфиева, Дилия Харисова, Динә Нурмиевалар катнашты. Бәйге кысаларында кызларга үзләрен иҗади яктан тәкъдим итәргә, милли киемнәрне орнаментлар белән бизәргә һәм зирәклекләрен күрсәтергә кирәк иде. Катнашучылар, шулай ук өйләрендә әниләре белән пешереп алып килгән милли ризыкларын, шигырьләр белән яклады.

Һәр бала үзенчә сәләтле. Әлбәттә, шушы өч кыз арасыннан “Татар кызчыгын” сайлап алу җиңел булмады. Әле бит җиңү яулаган кызыбызның шәһәргә барып бакча данын да яклап кайтасы булачак. Озак кына уйлаганнан соң, бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган Дилия Харисованы сайлап алдык. Ул Кукмараның “Галактика” балалар иҗаты үзәгендә узган “Татар кызчыгы 2019” бәйгесенең финалында катнашты. Монда барыр алдыннан Дилия алдан ук җибәрелгән конкурс сынауларына әнисе һәм әтисе белән ныклап әзерләнде. Ә биремнәр бердән җиңелләрдән түгел: үзең белән шигырь аша таныштыру, өйдә пешерелгән ризыкны видеога төшерү, аның пешерү тәртибен аңлату, унсигез мәкальнең яртысын яттан белү, һөнәреңне күрсәтү, табышмакларга җавап табу, оста итеп йомгак чорнау. Алты яшьлек балага боларның барысын да өйрәнү, ә иң мөһиме - аны сәхнәдә югалып калмыйча, жюри алдында сөйләү өчен зур тырышлык кирәк.

Менә без көткән көн килеп җитте. Барыбыз да дулкынлана. Дилиянең әнисе: “Кызым бүген төне буе конкурс биремнәре белән саташып, мәкальнең яртысын сөйләп чыкты, яхшы гына чыгыш ясарга насыйп булсын инде”, - дип тели. Сәхнәдә берсеннән-берсе матур, зәвык белән киенгән, төрле балалар бакчасында тәрбияләнгән ун кыз көч сынашачак. Өч сәгатькә сузылган “Татар кызчыгы” бәйгесе күңелле генә узып та китте. Шөкер, бәйгедә үзенең бар талантын күрсәткән, кечкенә генә булуына карамастан, сәхнәдә матур чыгыш ясаган Дилия Харисова “Иң моңлы бала” номинациясендә җиңү яулап, диплом һәм истәлек бүләкләрен алуга иреште.
Район күләмендә үткән әлеге мәртәбәле бәйгедә кечкенә балаларның осталыкларына, сөйләмнәренә шаккатып, алар белән горурланып утырдым. Дилия кебек таланлы кызларыбыз булганда киләчәгебез өметле дияргә тулы хакыбыз бар.

Резедә КАРИМУЛЛИНА, Байлангар урта мәктәбе директоры Рифат кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев