Кукмарада медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Аларны бәйрәм белән котларга район башлыгының урынбасары Резеда Гаянова килгән иде.
Бүген район Мәдәният йортында медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Районыбызның иминлеге, кешеләрнең сәламәтлеге өчен көне-төне көч түгүче мөхтәрәм затлар, ак халатлы фәрештәләр берничә генә сәгатькә булса да авыр хезмәтләрен калдырып, районыбыз үзешчәннәре әзерләгән матур концертны карап ял итте. Аларны бәйрәм белән котларга район башлыгының урынбасары Резеда Гаянова килгән иде.
«Сезне район башлыгы Сергей Димитриев һәм шәхсән үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сез һәрвакыт безнең янәшәдә: бу дөньяга каршы аласыз һәм бакыйлыкка озатасыз. Бу – сезнең һөнәрегезнең бер үзенчәлеге дә. Башкарган эшегез, кылган игелекле гамәлләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә», – диде Резеда Гаянова.
Шулай ук район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин да коллективына изге теләкләрен җиткерде.
«Монда килгәнче, Кукмарадан узып кына киткәнем бар иде. Әмма миңа хезмәт юлымда беренче тапкыр биредә баш табиб булып эшли башларга туры килде. Бу вакыттан соң дүрт ел сизелми генә үтеп киткән. Әмма моңа бервакытта да үкенмәдем. Коллективым белән горурланам, без сезнең белән бик зур эш башкарабыз. Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаиләләрегезгә иминлек телим», – диде ул.
Бәйрәм барышында хезмәт алдынгылары бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләренә лаек булды.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев