Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: Кукмара – иң “тере” районнарның берсе

Кукмарада “Бердәм Россия көне” үткәрелде.

Бүген “Бердәм Россия” көне кысаларында, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кукмарага килде. Аны район башлыгы Сергей Димитриев каршы алды. Шулай ук чарада  РФ Дәүләт думасы депутаты Анатолий Иванов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров һәм башкалар да катнашты. 

Чара 3нче урта мәктәптә башланып китте. Кунаклар белем йортының эшчәнлеге белән танышты. Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган интеллектуаль квизда җиңүчеләрне бүләкләде, “Гражданлык сәгате” республика акциясе кысаларында алты укучыга үзләренең беренче төп документлары – паспорт тапшырды. Шулай ук кунаклар махсус хәрби операциядә һәлак булган герой солдатлар истәлегенә куелган мемориаль такта янына чәчәкләр салдылар. 

- Мәктәп искиткеч матур итеп ремонтланган, укучылар һәм укытучылар өчен менә дигән шартлар булдырылган. Яшьләр үзегезне зур тормышка әзерләгез: яхшы белем алыгыз, күңелегезгә хуш килгән һөнәрне сайлагыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

50 елдан артык тарихы булган 3нче урта мәктәптә 1065 бала белем ала, 65 педагог хезмәт куя. Барлык фәннәр буенча мәктәп укучылары төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханнарыннан югары күрсәткечләргә ирешәләр.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның эш сәфәре  “Рамазан икмәге” ипи пешерү цехында дәвам итте. Бүгенге көндә “Рамазан икмәге” заводында 70тән артык төр продукция җитештерелә. Алар Татарстанның һәм Киров өлкәсенең 500дән артык кибетенә китерелә. Икмәк комбинатында 72 кеше хезмәт куя.


Кунаклар “Мастер и Камень. Индустрия” предприятиесендә дә булып, аның эшчәнлегенә, җитәкчелекнең тырышлыгына югары бәя бирделәр. 
Бүген әлеге завод - райондагы  иң алдынгы предприятиеләрнең берсе. Биредә аена 10 мең квадрат метр әзер продукция чыга. Алар арасында гранит һәм мәрмәр әйберләр, шул исәптән һәйкәлләр, барельефлар, мозаикалы паннолар, баскычлар һәм балюстрадалар, тәрәзә төпләре һәм каминнар бар. Предприятие заманча җиһазландырылган. Анда 210 кеше эшли, уртача хезмәт хакы аена 60 мең сумны тәшкил итә.


“Гаилә - ул җәмгыятьнең төп кыйммәте. Татарстанда милләтара гаиләләр аерым урын алып тора. Бүген безнең республикада 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши, шуңа күрә төбәктәге хәзерге гаиләләр арасында катнаш, катнаш гаиләләр күп”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, район ЗАГС бүлегендә алтын юбилейларын сәламләгәндә. - Ныклы мөнәсәбәтләрегез, гаилә традицияләрен саклаганыгыз һәм балаларга лаеклы тәрбия биргәнегез өчен рәхмәт сезгә”.
Ирле-хатынлы Фәния һәм Харис Хәбибуллиннарның гаилә тарихы турында сөйләгәндә, аларның мәхәббәтен “мәктәп эскәмиясеннән башланган” дип әйтергә була. Фәния апа булачак тормыш иптәшен 1972 елда армия сафларына озата һәм ике ел сагынып көтеп ала. 1975 елда алар өйләнешәләр. Тиздән яшь гаилә, бәхет эзләп, Удачный шәһәренә чыгып китә, аннан 1998 елда гына кайталар. Туган якларында төпләнгәч, Харис абый төзелеш оешмасында, ә Фәния апа “Сельхозтехника” ашханәсендә пешекче булып эшли. Алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Фәнис Һәм Илшат, әти-әниләре үрнәгендә, бәхетле гаилә корып, бүгенге көндә бик матур гомер итәләр, балалар үстерәләр.


Валентина  һәм Рафаэль Нуриевлар - күпмилләтле интернациональ гаиләнең яхшы үрнәге булып торалар. Рафаэль Гали улы – татар, ә Валентина Ишимовна – мари. Алар гомер буе татар һәм мари халыкларының гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, аны балалары, оныкларына да өйрәтеп яшиләр. Нуриевлар Поч.Кучук авылындагы “Дружба” хуҗалыгында хезмәт куйганнар. Рафаэль абый - тракторчы, ә Валентина апа сыер савучы булып эшләгән. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр: олы уллары Рамил - Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, бүгенге көндә Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, икенче уллары Дамир Гаврилов исемендәге хуҗалыкта водитель булып хезмәт куя, ә кызлары Әлфия Саба районында яши, өченче уллары Ильяз да механизатор һөнәрен сайлаган, ул “Дружба Агро” җәмгыятендә эшли. Бүгенге көндә Нуриевлар гаиләсендә 10 онык һәм 1 оныкчык үсә.


Өченче пар - Мензямал һәм Анатолий Менекаевлар. Әлеге искиткеч матур удмурт гаиләсе Яңа Каенсар авылыннан.  Алар икесе дә гомер буе “Гигант” колхозында хезмәт куйганнар: Анатолий Тимергалеевич -механизатор, Мензямал Габитовна - сыер савучы. Аларның тырыш хезмәте күпсанлы грамоталар белән бәяләнгән. Менекаевлар 4 бала тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарганнар, бүгенге көндә оныклар үстерергә булышалар. 


“Бердәм Россия” көне кысаларында, район Мәдәният йортында “Россия Геройларының гаиләләре” дигән фотопроект, СВОга ярдәм итүче җирле оешмаларның көче белән күргәзмә оештырылган иде. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Кукмара районы халкы 120 миллион сумлык 165 йөк гуманитар ярдәм җибәргән. Бүгенге көндә районнан 700дән артык кеше ил чикләрен саклый, бу - мобилизацияләнгән солдатлар, контракт төзүчеләр һәм хәрби һөнәрен сайлаган райондашлар. Кукмаралыларның киң күңелле, ярдәмчел булуларын Фәрит Мөхәммәтшин да билгеләп үтте.


- Татарстанда яхшы, мәрхәмәтле кешеләр яшәвенә тагын бер кат инандым. Алар бар булганнарын безнең сакчылар – махсус операциядә катнашучылар белән бүлешергә әзер, - диде ул. 


“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның Кукмарага  эш сәфәре “Бердәм Россия” партиясе активы белән очрашу, партиянең еллык эшенә нәтиҗә ясау, партия билетлары һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.  
Район башлыгы Сергей Димитриев районда башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты. 

- Мин Кукмараны  “тере” районнарның берсе дип атыйм. Ул республика һәм федераль программаларны уңышлы гамәлгә ашыра, төрле проектларда катнаша. Кукмара районы - үсешнең төп критерийлары буенча төбәктә алдынгылар рәтендә. Биредә элек-электән тырыш, булдыклы халык яши. Без бүген берничә объектта булдык: районда бик күп эш башкарылуы сөендерә, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.


фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев