Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Данлыклы Өскебаш икмәге: тәме дә, исе дә истә

Ипи пешерү бинасының хәзерге вакытта бер кирпече дә калмаган.

Монда хәзер кышын ерып йөрмәслек кар, җәен кеше буе әрем үсә. Ә 20 еллап элек  кенә тәүлегенә 24 сәгать буе икмәк пешкән. Заманында район халкын иң кадерле ризык белән туендырып торган пекарняның хәзер инде бер кирпече дә калмаган.

Ипи пешерү бинасының хәзерге вакытта бер кирпече дә калмаган
 
Әйе,  ул вакытларда  күпләрне ашлы да, эшле дә иткән ул пекарня. 1967 елның август аенда  данлыклы Өскебаш ипие пешә башлый. Беренче эшчеләр Рәсүлә апа Халикова, Рәфидә апа Хаҗиевалар (мәрхүм инде) Кукмарада укып кайталар. Әлбәттә, башта эш бер генә сменада оештырыла, соңрак өч сменада ипи пешә. Бу эшне башлап йөрүче Җәвәт абый Миннәхмәтов була.

“Гата клиндерләре” 

“И-и, онытылган инде алар”, - дип каршы алды мине Җәвәт абый. 55 ел гомер үтсә дә, җан-тәнеңне биреп эшләгән эш онытыламыни соң?! Күп хатирәләрне яңарттык без аның белән.

- Түбән Өскебаш авылында элек-электән пекарня булган. Анда әни белән Гата бабай эшләгән, - дип башлады ул сүзен. – “Гата клиндерләре” дип хәзер дә сөйлиләр. Мин, әни янына кереп, клиндерләр ясаша идем. Шуннан килгәндер инде миңа ипи пешерү серләренә өйрәнү. Әнинең эшен дәвам итәргә теләп, Мәскәү кооператив техникумында читтән торып 5 ел укыдым. Укуны тәмамлагач, Кукмара ипи пешерү комбинатында, Лубян пекарнясында эшләдем, аннан, авылга кайтып, пекарня мөдире булып урнаштым. Хәтерлим әле: онга  трактор белән иртәнге сәгать биштә китәбез, кичке унда кайтабыз. Кукмарадан килгән кешеләр сезнең ипи тәмле, күчтәнәчкә ипи алып кайтыйк әле, дип керәләр иде. Пекарняны сүткәндә бик читен булды, эшне дәвам итүче табылмады.

Пекарня 19 авыл халкын күпереп пешкән, тәмле ипиләре белән тәэмин иткән. Билгеле, ул вакытта техника җитәрлек күләмдә булмаганга, кадерле ризыкны ат җигеп ташыганнар. 15ләп ат, 2 трактор килә иде ипигә, ди әңгәмәдәшем. Ә бит елның нинди генә көне юк! Буранмы, яңгырмы - берничә авылны туендырырлык санаулы  икмәкне алып кайтып тапшырырга кирәк. 

Ул чор кешеләре хәтерлидер: ипинең кадере күпкә югары иде ул заманнарда. 

32 ел ипи пешергән 

Ипи пешерү йортының бинасы алдан планлаштырылып салынмый. Иң элек төп бинада мич урнаштырыла. Эшләр алга киткәч, түбәсен ябып, он саклау өчен махсус бүлмә булдырыла, алга таба пешкән ипиләрне чыгара торган зал эшләнә. 

Мин әни янына килеп йөри башлаганда, бу өч бүлмә дә бар иде инде. Әни 20 еллап шушында хезмәт куйды. Он бүлмәсенең бик салкын, ә ипи залыннан яңа пешкән икмәк исе килүе хәтергә сеңеп калган. 

Башлангыч чорларда ипине утын ягып пешерәләр, аннары ташкүмергә күчәләр. Соңрак тагын да алга китеш була: мичне сыек ягулык белән җылыта башлыйлар. 

Өскебаш ипиенең тарихын белү теләге белән 32 ел гомерен ипи пешерүгә багышлаган Нәгыймә Шәриповага сугылдым. 

- 1969 елның җәендә эшли башладым, - дип сөйләде ул. - Мамадыш районының  Көмешкүл авылыннан Наҗия апа безне эшкә өйрәтте.  Коллективта 21 кеше хезмәт куйдык, күрше авыллардан, хәтта күрше  районнардан да килеп эшләүчеләр булды. Барлыгы дүрт смена, һәр сменада 3әр кеше. Кадерле ризыкның алты төрен ясый идек: ак ипи, II сортлы, сайка, батон, “Дарницкий”, “Обойный”.

Күбрәк кул хезмәтенә көйләнгән, автоматлаштырылган техникадан он иләгеч, камыр басучы машина гына булган пекарняда тәүлегенә 4200 данә ипи пешерелә бу чорда. 

- Бигрәк тә җәй көне эшләве авыр иде. Эссе булганлыктан, 4 вентилятор гөжләп эшли, аңа 5 төрле мотор тавышы кушыла. 70 килограммлы он капчыкларын ике кеше көчкә күтәреп салабыз. Иң тәмле ипиләрнең берсе сайка иде, хуш исләрен әле дә хәтерлим. Аны пешерү дә мәшәкатьле иде шул, - ди Нәгыймә апа.

- Әле ничек тәмле итеп “тәмлүшкә” пешерә идегез, әйеме? – дип сүзен бүләм әңгәмәдәшемнең. Ак оннан майда пешкән камыр ризыгын әйтүем. Әни янына килгән көннәрдә, бәхет елмайса, миңа да эләгә иде ул.

Үземне иң кызыксындырган сорауны бирәм Нәгыймә апага:  “Өскебаш ипие дип даны таралган икмәкне нинди рецепт буенча  пешердегез?” – дим.

Реклама

- Су (кое суы) салынган казанга норма буенча тоз, чүпрә, он салып, камыр болгаткыч машинага куябыз, - дип дәвам итә Нәгыймә апа. - Тиешле сыеклыкка җиткәнче болгаткач, бер сәгать кабарырга тиеш. Аннан формаларга салып, тагын кабарганын көтәсе. Күпереп менгәч – мичкә. Артык берни салынмады камырга: су, тоз, чүпрә, он – бөтен рецепты шушы. Мич “подовая” дип атала иде, кирпеч җылысы белән пешә торган, өй миче сыман. Куллар егәрле иде инде безнең.  Көчсез икәнсең, эшләп тә булмый. Ипи башта бер килограмм иде, кило ярымлыны да  пешердек, соңрак 600 граммга калды. Бер формада өч ипи, 66-67 форма. Сменага 7 мич пешерәбез.

Чүпрәне Кукмарадан алып кайттылар. Суыткыч юк иде, кар базында сакланды. Берара әчетке алып кайтып, үзебез сыек чүпрә ясый башладык.  Кайнарлыгы 100 градус булган суга I сортлы он салып, солод ясый идек. Җәй көне генә эшләнә иде бу эш, кышын температура җитми. 

Хезмәт хакы өчен башта  авыл сельпосы җаваплы булса, соңрак пекарня  Кукмара ипи пешерү заводы  карамагына күчә. Район үзәгендә 90 сум хезмәт хакы алсалар,  авыл җирлеге дип,  монда 60 сум түлиләр, соңгы елларда 80 сумга күтәрелә. Ул еллар өчен күп акча булмаган, билгеле. Шулай да көнен-төнен колхозда печән, ашлык хакы өчен бил бөккән эшчеләргә караганда, ипи пешерү отышлырак иде, “чиста” акча ала идек, диде Нәгыймә апа.

Соңгы елларда пекарняда эшләгән пешекчеләр

 

12 тиенлек ипи

1980 елдан пекарняда җитәкче булып  Илшат абый Фәтхуллин эшли башлый. Кызганыч, аның белән бу турыда сөйләшеп утырырга язмады, күптән түгел гүр иясе булды. Авыр туфрагы җиңел булсын. 

Илшат абый эшләгән вакытларны Асия апа Халикова хәтерендә яңартты (кызганыч, язманы әзерләгән вакытта вафат булды):

- Авырлы чагым иде. Пекарняның эчке ягын агартырга җыенабыз. Инде ничек эшләрмен, бер хәлем юк дип торганда, җитәкче, хәлемә кереп, миңа кайтырга кушты. Бик шатландым, мәңге онытасым юк. Эш авыр булса да, күңелле, дус эшләдек без. Ел саен кибетчеләр көнендә табигатькә чыга идек, коллективта беребезнең дә туган көннәре игътибарсыз калмады. 

Һай, булган бит заманнар! Ак ипи – 25, сайка – 24, II сортлы ипи – 16, батон 12 тиен торган. Арзан булса да, кадерле, санаулы иде  ул.

Башлангыч сыйныфларда укыган чагым булгандыр, ипигә чират торганымны хәтерлим. Авыл кибетеннән ерак түгел, тәрәзәсе генә ачыла торган агач келәт бар иде (минем хәтердә шулай калган). Сәгать 11ләргә ипи чыга дип, шунда юл буе чират җыела. Кеше саны белән генә бирәләр, кемгәдер җитми калган чагы да булды. Аннан соң юл буе шул хуш исле ипине кетер-кетер кимереп кайтулар...

1997 елда пекарня эшчәнлеге туктатыла. Ни сәбәпле, ни өчен? Гөрләп эшләп торган пекарня кемгә комачаулаган? “Өстән шулай кушылгандыр инде”, - дигән җавап кына ишетә алдым әңгәмәдәшләремнән.

Күпмедер вакыттан соң кабат эшли башлаганда, ике кешелек ике смена гына калдырыла, яңа электр миче урнаштырыла. Көненә 600 граммлы 72 данә ипи пешә. Бу мич камыр ризыклары өчен булганлыктан, икмәк пешерү монда бик уңайсыз иде, дип искә ала соңгы елларда эшләүчеләр. 2002 елда пекарня бөтенләйгә туктый. Бинасы да сүтелә. Хәзерге вакытта пекарня урынында бер кирпеч тә юк.

Равия ВӘЛИЕВА:

Унынчы сыйныфны тәмамлагач кердем пекарняга, 30 ел эшләдем. Бөтен эш диярлек кул көченә корылганлыктан, хатын-кыз өчен авыр физик хезмәт иде. Бервакыт шулай 2 тонна он кайтты. Авылда печән өсте, онны бушатырга кеше юк. Кочегар Вазыйх абый, хезмәттәшем Әлфия белән өчәү бушаттык онны. Җәвәт абый дүртәр сум акча бирде. Әлфиянең шул акчага “Красная Москва” ислемаен алганын хәтерлим. Эшләгән вакытлар соңгы елларда бик еш төшемә керә: я эшкә соңга калам, я камырым ташый, я ипи көя дип куркып уянып китәм. Шулай да бик сагынып искә алам ул чорны, авыр эш булса да,  күңелле, дус эшләдек без. 

 

фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Хезмәт даны»; гаилә архивыннан

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pQMsE8swWi