Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Covid-19дан вакцинацияләүнең беренче этабын Кукмара районында 2 меңнән артык кеше узды

1264 кеше тулысынча прививка ясаткан.

Кукмара районында яшәүче 2014 кеше коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүнең беренче фазасын узды, 1264 кеше тулысынча прививка ясатты. Бу хакта Кукмара районы үзәк дәваханәсенең Инстаграм битендә хәбәр ителә.

Бүгенге көндә 360 кешегә вакцина бар.

Прививка ясатырга теләүчеләр яшәү урыны буенча гомуми практика табибларына яисә фельдшерларга (поликлиника, участок хастаханәсе, ФАП) мөрәҗәгать итә алалар.

122 телефоны буенча «кайнар линия»гә яисә 8 (84364) 2-74-20 номеры буенча дәваханә регистратурасына шалтыратып та язылырга мөмкин. Шулай ук гражданнарны дәваханәнең 223нче кабинетында да кабул итәләр, анда прививка ясыйлар.

Моннан тыш, Кукмара районы үзәк дәваханәсенең Инстаграмдагы рәсми аккаунтына (kukmor_crb) директка хәбәр юллап та язылырга була. Хәбәрдә үзеңнең исем-фамилия, әтиеңнең исемен, туган көнеңне һәм телефон номерыңны күрсәтергә кирәк.

Шулай ук вакцинациягә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша да язылырга мөмкин.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев