Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чистай аккалфаклылары районыбызда кунак булды

Чистайлылар Кукмара халкының һөнәрле булуына сокланды.

Делегация составында аккалфаклылар да бар иде. Аларның максаты – мәчет һәм мәдрәсәләрнең эше, “Ак калфак” оешмасы һәм аларның музей, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары белән элемтәләренә күзәтү ясау, тәҗрибә уртаклашу. 

Кукмара белән танышу район җитәкчесе киңәшчесе Равия Каримуллина белән очрашудан башланды. Кунаклар Туган төбәкне өйрәнү музеенда, “Галактика” балалар иҗат үзәгендә, “Ләйсән” балалар бакчасында һәм район Мәдәният йортында булып, кул эшләре күргәзмәсен карадылар. Шул юнәлештә сөлге, калфак чигү буенча мастер-класслар үткәрелде, Рәмзия ханым борай бәлеше пешерү серләрен өйрәтте. Ә иҗат үзәгендә исә йоннан келәм бизәү, күн эшләнмәләренә бизәкләр ясау буенча мастер-класслар уздырылды. 

“Ләйсән” балалар бакчасында инде онытылып бетә язган йоланы – баланы тугач авызландыру күренешен күрсәттеләр, бик уңышлы булган “Бишек җыры” проекты белән таныштырдылар. Мәдәният йортында киез итек, калфак, изү, шәл һәм чиккән кул эшләре күргәзмәләре тәкъдим ителде. 

Чистайлылар Кукмара халкының һөнәрле булуына сокланды. Регина Хәкимҗанова мәдәният йортларының гореф-гадәтләрне торгызу, телебезне үстерү юнәлешендәге эшләре белән таныштырды. Соңыннан мәдәният йорты директоры Айгөл Сафина катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. Бу очрашуны оештыручыларның барысына да “Ак калфак”ның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә дини эшчәнлек белән танышырга килүчеләр Мәчкәрә мәчетендә, зиратында булып, Чистайлы Габдулла би Яхъя Чертушиның каберенә зиярәт кылдылар, Туеш мәчете һәм тәрбия үзәгенә, мәдрәсәгә дә бардылар. Кунаклар сәяхәтләрен киез итек-киез комбинаты кибетендә тәмамладылар. Истәлеккә гаиләләренә матур-матур бүләкләр алып киттеләр.

 

Зөмәрә ҖИҺАНШИНА, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk