Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чыгарылыш кичәсенә кызы урынына... әнисе барган

Ул яман шештән үлгән кызының соңгы теләген үти...

14 яшендә яман шеш авыруыннан үлгән баласының соңгы теләген үтәр өчен әнисе Сара кайчандыр кызы укыган сыйныфның чыгарылыш кичәсенә барган.

Британия мәктәпләренең берсендә белем алган кыз 2017 елның маенда рак авыруыннан үлә. Соңгы көннәрендә Дэйзи, әнисен янына чакырып, аңа үзенең чыгарылыш кичәсенә барырга һәм энекәшенең үскәнен күрергә теләвен әйтә.

Чыгарылыш кичәсе алдыннан Дейзиның иң якын дусты Сара ханымга шалтырата. Кызның сыйныфташлары аны көтүен, бу истәлекле көнне бергә үткәрергә теләүләрен җиткерә.

Күз яшьләрен тыя алмаган ана 9 яшьлек улы белән кызының мәктәптәге соңгы кичәсенә китә. Тантаналы кичәдә Сараны балның махсус кунагы дип игълан итәләр.

Кызы үлгәннән соң Сара хәйриячелек белән шөгыльләнә башлый, онкология белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтә, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев