Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Читтә яшәсәләр дә, үз телләрен саклаганнар

Язмам героеның нәсел җепләре  дә Кукмара белән бәйле

Язмыш… Кемне кая гына алып бармый!  Минем язмам героеның нәсел җепләре  дә Кукмара белән бәйле.  Аның әби-бабайлары кайчандыр Кукмара, Апас, Мамадыш төбәкләреннән күчеп китеп, Кытайда,  ә  аннан соң Австралиядә яшәгәннәр. Көз көне, әби-бабайларының туган җиренә кайткач, ул безгә, Олыяз урта мәктәбенә, кунакка килгән иде. Зөмәрә Җиһаншина аны: “Тугыз тел белүче, рәссам, сәнгать белгече, укытучы – Сафия Вәлиева”, - дип таныштырды.

Сафия Салих кызы Кытайның Синьцзян өлкәсенең башкаласы Өремче шәһәрендә дөньяга килгән. Балачагы Нансан районы Гаңгу авылында үткән. Башлангыч һәм урта белемне казах мәктәбендә үзләштергән. Өремче шәһәрендә уйгур телендә укып, югары белем алган. Укытучы булып эшләгән, балачактан шигырь язу белән шөгыльләнгән, матур табигать манзараларын рәсемгә төшерергә ярата икән.

1981 елда алар гаиләләре белән Австралиягә күчеп китәләр. Анда ул 2013 елга кадәр хөкүмәт мәктәпләрендә икетеллелек буенча белгеч вазыйфасын үти. Балалар, ата-аналар һәм укытучы арасында тәрҗемәче булып эшли. Сафия Вәлиева татар, уйгур, казах, үзбәк, кыргыз, төрек, кытай, инглиз, рус телләрен белә. Аның 2014 елда “Йөрәк хисләрем” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күргән. Ә 2015 елда “Әнием” исемле китабы басылып чыккан. Әлеге хезмәтендә ул, илләреннән аерылып, гасырлар дәвамында читтә яшәп тә, милләт өчен җаннарын аямаган әби-бабайларының, әти-әниләренең изге эшләре, үз нәселенең тарихы турында язган. Шулай ук ул Казан шәһәренең Милли музеенда үзенең рәсем күргәзмәсе эшләвен дә әйтеп үтте.

Очрашудан соң, без, Казанга барып, Сафия апаның күргәзмәсен үз күзләребез белән күреп кайттык. Аның белән күрешү мине уйланырга мәҗбүр итте. Алар туган җирләреннән читтә яшәсәләр дә,  телләрен күз карасы кебек саклап кала алганнар. Балаларында да милләтләренә, туган телләренә, ватаннарына карата мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Безгә дә алардан үрнәк алырга кирәк!

Ислам  ШӘРӘФИЕВ,  Олуяз урта мәктәбе 5 сыйныф укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев