Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чишмәбаш авылы халкы: «Күпер ясалды, яңа клуб та булса...»

Гомер буе иске күпердән йөреп тилмердек, бигрәк тә яз-көз айларында авырга туры килде.

Чишмәбаш авылының Заречная урамында 40ка якын хуҗалык бар. Урамыбызга елга аша чыгасы. Гомер буе иске күпердән йөреп тилмердек, бигрәк тә яз-көз айларында авырга туры килде. Күп тапкыр күпер астына машиналар да төшеп киткәләде.

Шуңа да авыл халкы исеменнән район башлыгы Сергей Димитриевка мөрәҗәгать итәргә уйладык. Ул безне ачык йөз белән каршы алып, игътибар белән тыңлады, булышырга сүз бирде. Шул ук көнне авылыбызда эш башланды да бер атна эчендә күперле дә булдык. Гозеребезне тыңлап, безгә ярдәм иткәне өчен ихтирамыбызны белдерәбез. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, Кукмарабыз бик алга китте, матурланды. Без, чын мәгънәсендә, районыбыз белән горурланабыз.

Шулай ук район башлыгының ярдәме белән мәдәният йортыбызга урындыклар кайтартылды. Аңа кадәр клуб мөдире чара уздырган саен кешедән эскәмия җыеп мәшәкатьләнә иде. Алга таба 240 хуҗалыклы авылыбызда яңа клуб күрергә насыйп булса иде. Район җитәкчелеге әлеге соравыбызны да игътибарсыз калдырмас дип ышанабыз.

Авыл халкы исеменнән Финзия БАТЫРОВА,
автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев