Чарлы мәктәбендә Герой Юрий Осенков истәлегенә мемориаль такта ачылды
Райондашыбыз һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Чарлы урта мәктәбендә әлеге белем йортының чыгарылыш укучысы, махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Осенков Юрий Николаевич истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Мемориаль тактада: «Бу мәктәптә 1990-2001нче елларда Осенков Юрий Николаевич белем алды. Махсус хәрби операция барышында 2023 елның 23 маенда һәлак булды. РФ Президенты указы нигезендә һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде», — дип язылган.
Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, Чарлы авыл җирлеге башлыгы Эдуард Козлов, «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкилләре, хәрбинең әти-әнисе, якыннары, дуслары, укучылар, укытучылар һәм башкалар катнашты.
Юрий Николаевич 1983 елның 8 сентябрендә Чарлы авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Янилдәге һөнәри училищеда укый. 2002 елда армиягә китә. Иң элек Тольятти шәһәрендәге укыту подразделениесендә әзерлек үтеп, снайпер хәрби белгечлеге ала, соңыннан Казандагы хәрби частькә күчерелә. 2004 елның гыйнварында ул Чечен Республикасында хезмәт уза. Махсус хәрби операция башланганда исә райондашыбыз Түбән Кама шәһәрендә эшли торган була.
«Повестка килүгә: „Әни, мин китәм, качып йөрмәячәкмен,“ — диде. Юрий безнең төп таянычыбыз иде. Һәрчак булышты, хәтта авыл халкын да кирәк вакытта ярдәменнән ташламады. Без аннан беркайчан авыр сүз ишетмәдек. Мәктәптә дә яхшы укыды. Эш урынында да бик яраталар иде. Озатырга да хезмәттәшләре күп кайтты. Бик сагынабыз, юксынабыз», — ди әнисе Нина Леонидовна.
Быелның 23 маенда хәрби бурычын үтәгәндә Юрий Осенков мәңгелеккә арабыздан китә. Һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев