Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта

Россия Президентының май указларына кермәгән исемлектәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакы бүгеннән арта.

Федераль бюджетта эшләүче һәм Россия Президентының май указларына кермәгән исемлектәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 1 октябрьдән 4,3 процентка арта. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Россия Хөкүмәте бу турыдагы боерыкны март аенда ук имзалады. Хезмәт хакын арттыру өчен акча федераль бюджетка салынган.

Мәсәлән, инженер, программист, электромонтер, слесарь, сантехник, техник, социаль психолог, бухгалтер, юрист кебек хезмәткәрләр хезмәт хакы артуын сизәчәк. Шулай ук янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, океанологлар, метеорологлар, урманчылар һәм башкаларның да акчасы артачак, диелә хәбәрдә.

Бу исемлеккә дәүләт хезмәткәрләре дә керә. Шулай итеп федераль казна, бюджет һәм автономияле учреждениеләр, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләрдәге гражданнар персоналының хезмәт хакы артачак.  

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk