Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Быел Кукмара районында дүрт кеше мошенниклар тозагына эләккән, аларга 500 мең сумга якын зыян килгән

Шикле шалтыратулар булса, һәрвакыт мәгълүматның дөреслеген тикшерегез.

Беркөнне компьютерда эшләп утырганда “ВКонтакте” социаль челтәрендә теркәлгән Диләрә исемле туганымнан: “Энемнең хәле авыр. Операциягә акча кирәк”, - дигән, реквизитлар, телефон номеры да күрсәтелгән СМС-хәбәр килде. Бермәлгә аптырап, куркып калдым. Ярый әле башымнан аның Тимур исемле энекәше булмаска тиеш бит, дигән уй йөгереп узды. Шалтыратып сөйләшкәч, шәхси битенә мошенниклар үтеп кергән һәм әлеге хәбәрне Диләрәнең барлык дусларына тараткан булуы ачыкланды. 

- Мондый төр мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Чөнки җиңел юл белән акча эшләүчеләр халыкны алдауның күптөрле юлларын эзләп таба, йомшак җәеп, катыга утырта һәм кайсы файда, ягъни акча китерә, шунысын үзләренең мәкерле гамәлләрен тормышка ашыруда куллана. Әле ел башланып китте генә, ә мошенниклар инде дүрт райондашыбызны үз тозакларына эләктерергә дә өлгерде. Аларның берсе – 159 мең 900, икенчесе – 27 мең 811, өченчесе - 46 мең 334, ә дүртенчесе 245 мең сум акчасыннан колак какты, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәмис Гафуров. - Иң киң таралган мошенниклык очракларының берсе – кәрәзле телефонга шалтыратып, кырыгалдарларның үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыруы. Быелның 11 гыйнварында безгә бер ханымнан гариза керде. Аңа банктагы счеты белән мошенниклык операцияләре үткәрелү турында сөйлиләр, үзләре әйткән счетка акчаларны күчерергә кушалар. Райондашыбыз шулай эшли, һәм 28 мең сумга якын акчасы читләр кулына эләгә. 

Рәмис Раиф улының сүзләренә караганда, электрон мәйданчыклар аша акча эшләү ысулы да һаман дәвам итә икән. Районыбызда быел әнә шундый бер очрак теркәлгән. Җинаять эше кузгату өчен әзерләнгән материалдан билгеле булганча, 2022 елның 21 декабреннән быелның 11 гыйнварына кадәрге вакыт эчендә мошенник интернет-сайт аша бер кукмаралының 159 мең 900 сум акчасын үзләштерә. Югары процентлы вкладка акчасын күчердем дип уйлаган ир нәтиҗәдә ярык тагарак алдында кала. 

18 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән 36 яшьлек ир кешенең берничә сәгать эчендә банк картасындагы 245 мең сум акчасы мошенник кулына күчә. Хәл болай була: 16 гыйнварда көндезге сәгать икеләр тирәсендә райондашыбызның кәрәзле телефоны шалтырый. Элемтәнең икенче очындагы хатын-кыз үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра, матур итеп сөйләшә. “Анкета мәгълүматларыгызны кулланып, ике ир кеше сезнең исемгә 2 миллион, 1,8 миллион, 1,5 миллион, 1,3 миллион сумга дүрт кредит рәсмиләштерергә җыена”, - дип әйтә. Шуннан соң ул, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатабыз дип, янәсе, элемтәне банк хезмәткәренә күчерә. Алга таба ватсаптан шалтырату була, хәтта СМС-хәбәр белән ялган Россия Үзәк Банкы хезмәткәренең таныклык фотосы да килә. Ике арада аралашулар дәвам итә. Чираттагысы үзен прокуратура хезмәткәре дип атый, райондашыбызга шулай ук таныклык рәсемен юллый, сезнең мәгълүматларга чит-ятлар үтеп кермәсен өчен, телефоныгызга без әйткән антивирус кушымтасын “йөкләргә” кирәк, ди. Әлеге ир кеше шулай эшли дә. 

- Шалтыратучы “ВТБ-онлайн” кушымтасына керергә кушты һәм миңа: “Сезнең счетта 250 мең сум акчагыз бар, иминлек өчен аларны резерв счетына күчереп тору мөһим, бераздан кире үз счетыгызга кайтарырмын”, - диде. Мин аңа ул сумманы әйтмәгән идем. Ышандым һәм ризалык бирдем. 245 мең сумны күчергәнлекне раслап, чек та килде. Алданганымны соңрак аңладым, әмма инде барлык операцияләр дә башкарылган иде шул, - дип ачына райондашыбыз полициягә гариза язарга килгәч. 

 - Әлеге факт буенча шулай ук җинаять эше кузгатылды, мошенникларның эзенә төшү өчен, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан зур тырышлык куела, - ди Рәмис Гафуров. – Кайдан гына шалтыратсалар һәм үзләрен кем генә дип таныштырсалар да, прокуратура, полиция, ФСБ хезмәткәреме – сүз акча мәсьәләсенә, банк картасы, исәп-хисап счетларыгызга кагыла икән, телефон трубкасын тиз арада куярга кирәк. Бик кирәк булсагыз, алар өегезгә килә яисә повестка белән чакырта ала. Әгәр сез, үзегез дә сизмәстән, мошенникларга финанс операцияләре ясарга ярдәм итәсез, СМС-хәбәр аша килгән код, электрон ачкычны җиткерәсез, банк картасы мәгълүматлары, икенче ягындагы өч санлы номерны әйтәсез икән, ул чакта инде алар рәсмиләштергән кредитларны үзегезгә түләргә туры киләчәк. Шикле шалтыратулар булса, һәрвакыт мәгълүматның дөреслеген тикшерегез. Моның өчен дежур частька, участок инспекторына яисә “Кайнар линия”гә шалтыратырга була. Иң яхшысы – таныш түгел телефон номерларын бөтенләй алмау, ниндидер манипуляцияләр башкармау! 

Эльвира Закирова, полициянең ПДН һәм участок инспекторлары бүлекчәсе начальнигы:

Без бу хакта халык арасында аңлату эшләре алып барабыз, буклетлар таратабыз. Шулай ук мәктәпләрдә дә укучылар белән аралашабыз. Билгеле булганча, балаларның һәммәсенең кулында - интернетка тоташкан кәрәзле телефон. Аның СИМ-картасы - өлкәннәр исемендә. Мошенниклар балалар аша да шәхси мәгълүматларга үтеп керә, үзләренең мәкерле гамәлләрен башкара ала. Әти-әниләр дә балаларына бу турыда яхшылап аңлатсын иде. Һәркемнең иминлеге үз кулында!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев