Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Быел Кукмарада 4 ишегалдын төзекләндерү күздә тотыла

«Безнең ишегалды» дигән киңкүләмле дәүләт программа буенча эш өч этапта алып барылачак.

Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» дигән киңкүләмле дәүләт программасы тәкъдим ителгән иде. Аның кысаларында җәй көне Кукмараның күпкатлы йорт ишегалларында халык белән очрашулар узды, төзекләндерүгә кагылышлы сораулар өйрәнелде, халык фикере тыңланды. Кемнәрдер - спорт, балалар мәйданчыкларын җиhазландыру, эскәмияләр кую, территорияне яшелләндерү hәм яктыртуны, ә кемнәрдер кер элү, машина кую урыннары ясауны сораган иде. Биш елга планлаштырылган программа буенча бу җәйдә төзекләндерү эшләре башланачак. Кукмарада дүрт ишегалдын тәртипкә китерергә ниятлиләр.

«Шәһәрдә барлыгы 52 күпкатлы йорт ишегалды исәпләнә. Аларның барысы да киләчәктә әкренләп төзекләндереләчәк. Быел исә Гафиятуллин 1 микрорайоны, Вахитов урамындагы 18нче йорт, Почта урамындагы 16нчы һәм Эшчеләр Тыкрыгындагы 2нче йорт, Эшчеләр Тыкрыгындагы 22, 26, 30, 36нчы йортларның ишегалларын үзгәрешләр көтә. Гафиятуллин урамындагы 1 микрорайоны 18 күпкатлы йортны үз эченә ала. Ул зур комплекслы ишегалды булып санала. Шуның өчен аның эскизын Казанның “Архитектура десанты” егет-кызлары әзерли. Алга таба эскиз буенча проект схемасын ясап раслатасы була. Калган өч ишегалдының инде документлары әзер, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашып, проектларны килештердек. Тиздән аларда эш башлануын көтәбез», - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Хәйруллин.

Ринат Хәйруллин сүзләренә караганда, программа буенча эш өч этапта алып барылачак икән. Беренчесендә - Эшчеләр Тыкрыгындагы 22, 26, 30, 36нчы йортларның, икенчесендә - Вахитов урамындагы 18нче йорт, Почта урамындагы 16нчы һәм Эшчеләр Тыкрыгындагы 2нче йортларның, ә өченче этапта Гафиятуллин 1 микрорайонындагы ишегаллары яңартылачак. 

«Бүгенге көнгә кадәр ишегалларын ремонтлауга юнәлдерелгән республика программасы кысаларында без шәһәрдә шактый эш башкарырга өлгердек. Күп ишегалларында җәяүлеләр өчен тротуарлар ясалды, керү юллары асфальтланды, машина кую урыннары булдырылды. Биш елга исәпләнгән “Безнең ишегалды” программасы кысаларында без ул эшләрне дәвам итәчәкбез. Ишегалларында ике зонага бүленгән (кечкенәләр һәм бераз зуррак балалар өчен) уен, спорт белән шөгыльләнү өчен җайланмалар урнаштырылган, махсус кер элү урыннары булган мәйданчыклар ясалачак, аларга баручы тротуарлар төзекләндереләчәк. Шулай ук проектка яктырткыч лампалар урнаштыру, машиналар, чүп контейнерлары кую урыннарын асфальтлау да кергән», - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. 

Программа хакында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин белән дә сөйләштек. 

«“Безнең ишегалды” программасына Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкчелегендәге архитекторлар төркеме кураторлык итә. Барлык проектлар да алар белән килешенеп башкарыла. 2021-2022 ел планына Лубянда һәм Нырты авылындагы күпкатлы йортларның ишегаллары да кертелде. Аларда юллар төзекләндерелеп, тротуарлар салыначак. Балалар мәйданчыклары, ял итү урыннары ясау, яшелләндерү эшләре башкару, эскәмияләр урнаштыру да күздә тотыла», - ди Рөстәм Әхмәдуллин. 
 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk