Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Быел Кукмара аграр көллияте үзенең 60 еллык күркәм бәйрәмен билгеләп үтәчәк

Юбилей уңаеннан көллият директоры Гатин Азат Хәлил улы белән очрашып, белем йортының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләштек.

 

- Азат Хәлилович, сүзне көллият тарихыннан башлыйк әле.

 - Кукмара аграр көллияте үзенең башлангычы белән Янилдә 1936 елда төзелгән машина-трактор станциясенә (МТС) барып тоташа. Ул вакытта МТС райондагы күмәк хуҗалыкларны техника һәм эшче көчләр белән тәэмин иткән. 1962 елда МТС базасында унынчы номерлы һөнәри-техник белем бирү училищесы оеша, һәм беренче уку елы башлана. Тора-бара ул өчьеллык укытуга күчә, ә инде 1978 елдан иң элек – сигезенче, соңга таба тугызынчы сыйныфтан башлап урта һәм һөнәри белем бирелә, киң профильле тракторчы-машинистлар әзерләп чыгарыла. 2000 елда училище – 78нче һөнәри лицей, ә 2009 елда аграр көллият итеп үзгәртелде. 2018 елда уку йортына ресурс үзәге статусы бирелде.
 
- Сез үзегезнең хезмәт эшчәнлеген көллияттә производство укыту остасы буларак башлап, 1998 елдан җитәкче итеп билгеләнгәнсез. 20 елдан артык вакыт эчендә белем бирү учреждениесендә үзгәрешләр күп булдымы?

- Һөнәри белем бирү учреждениеләрендә бара торган үзгәрешләр укытуны берничә баскычлы итеп үзгәртергә мөмкинлек бирде. 20 ел эшләү дәверендә уку йорты урта һөнәри белем бирүче күппрофильле укыту-тәрбия үзәгенә әйләнде. Соңгы елларда көллиятнең матди-техник базасы тулаем яңартылды, ремонт ясалды. Яңа, заманча техникалар да көн таләбенә туры килә, укыту, һөнәргә өйрәтү дәресләре яңа технологияләр кулланып башкарыла.

Без эшли башлаган елларда төркемнәр саны 8-9дан артмый иде, ә менә хәзерге вакытта көллияттәге 26 төркемдә 530 студент укый. Укучыларның күбесе – Кукмарадан, Балтач, Саба, Мамадыш, Арча һәм башка районнардан, Киров өлкәсеннән дә килүчеләр бар. Тулай торакта урыннар чикле булганлыктан, балаларны йөртү өчен дүрт маршрутта автобуслар билгеләнде. Үзебезнең автобуслардан тыш, арендага да алабыз. Алар иртә белән егет-кызларны барып алып, дәресләрдән соң кире илтеп куя. Пассажирлар йөртү һәм медицина хезмәте күрсәтү өчен көллиятнең лицензияләре бар.
 
- «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы һөнәри белем бирүне үстерү» республика программасы буенча көллияткә ресурс статусы бирелде. Шул турыда да сөйләп узсагыз иде.

 - Әйе, 2018 елда көллияткә һөнәри белем бирүнең ресурс үзәге статусы бирелде. Төрле тармакта эшләүче белгечләр, һөнәр ияләре әзерләүгә юнәлдерелгән әлеге проект буенча Кукмарада көллиятнең икенче номерлы бинасы булдырылды, көллият базасында зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды, матди-техник, укыту базалары яңартылды.

Ресурс үзәге статусы алынганнан соң, яңа структуралар да барлыкка килде. Шуларның берсе – күпфункцияле квалификация үзәге. Бу – һөнәри әзерлек, белемне арттыру һәм өстәмә белем алу буенча кыска вакытлы программалар буенча укулар оештыру дигән сүз. Узган ел үзәктә 585 кеше укып чыкты. Шулай ук 2021 елда «Биш мең оста» дигән программа кысаларында Россиянең авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем бирүче уку йортларының да мастер һәм укытучылары үзләренең һөнәри белемнәрен арттырды, квалификацияләрен күтәрде. Курсларга Татарстаннан гына түгел, Камчатка, Омск, Новосибирск, Алтай, Дагыстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән тыңлаучылар килде.
 
- Укыту белән гамәли дәресләр бергә алып барыламы?

- Әлбәттә. Көллият авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче компанияләр һәм аларның дилерлык үзәкләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Шунлыктан барлык практик дәресләр дә чит илдә җитештерелгән техникаларда, интерактив тренажерларда уза. Спутник белән генә йөри торган тракторлар, басуларның торышын төшерү, анализлау өчен пилотсыз оча торган аппарат та бар. ДеЛаваль компаниясе белән берлектә җиһазландырылган терлекчелек механикалаштыру кабинеты да Россиядә иң яхшылардан санала.

Авыл хуҗалыгы юнәлешендә һөнәри практика узучы егетләр күбрәк районның күмәк хуҗалыкларында, фермерлар кул астында эшли. Вахитов исемендәге, «Восток», «Урал» хуҗалыклары белән аеруча тыгыз хезмәттәшлек оештырылган. Барлык студентлар да килешү нигезендә эшкә алына. Алар катлаулы механизмнар башкара, авыл хуҗалыгы машиналары, куәтле тракторларны иярли. Шулай ук безнең укучылар яңа төзелгән комплексларда терлекчелекне механикалаштыру юнәлешендә төрле техника, сыер саву аппаратлары, тирес чыгару җайланмаларына хезмәт күрсәтәләр. Тракторлар, автотранспорт навигациясе буенча да эшлиләр, авыл хуҗалыгы машиналарына диагностика ясыйлар һәм мастер белән бергәләп төзекләндерәләр.

Безнең укыту хуҗалыгы белән бергә 180 гектар җиребез бар. Аларда студентлар авыл хуҗалыгының яңа алымнарын өйрәнәләр, берничә төр культура, яшелчәләр үстерәләр, алдынгы алымнарны өйрәнәләр. 300 гектардан артык җирне арендага алабыз. Анда районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары өчен берьеллык һәм күпьеллык үлән үстереп, печән хәзерләп, үз бәясенә өләшәбез. 2020 һәм 2021 елларда дүрт меңнән артык төргәкле печән таратылды. Әлеге эшләр студентлар белән берлектә башкарыла.
 
- Узган уку елындагы төп күрсәткеч нинди?  

- Кукмара аграр көллияте 2021 ел нәтиҗәләре буенча «Россия Федерациясенең алдынгы көллиятләре» исемлегенә кертелде.
2020 елда «Мәгариф» илкүләм проектының «Мәгариф үсеше» Россия дәүләт программасы кысаларында 54 миллион сумнан артык грант откан идек. Аны узган ел тормышка ашырдык, «Ворлдскиллс» стандартларына туры килерлек итеп, агрономия, сити-фермерлык, сәнәгать бакчачылыгы, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү компетентлыклары өчен яңа дүрт остаханә төзелде, заманча җиһазлар кайтарылды.
 
- Көллияттә тәрбия мәсьәләсе ничек куелган? «Ворлдскиллс» төбәкара чемпионатында студентларның уңышларына да тукталыйк әле.

- Безнең төп максатыбыз – студентларга тиешле белем һәм тәрбия бирү. Актив укучыларыбыз бик күп. Алар спортта, төрле мәдәни чараларда катнашалар, бөтенроссия, республика конкурс-бәйгеләренең җиңүче һәм призерлары булалар. 1991 елда оешкан «Кар десанты» эзләнү отрядына 300дән артык студент җәлеп ителде. Алар ел саен Новгород өлкәсенең Үлем Үзәненә экспедициягә баралар. Егетләрнең тырышлыгы белән 294 солдатның җәсәдләре җирләнде, совет сугышчысы һәм офицерларының биш медальоны табылды.

2021-2022 уку елында студентларыбыз «Ворлдскиллс» төбәк чемпионатында «Цифрлы игенчелек», «Агрономия», «Сити-фермерлык» буенча – беренче, «Авыл хуҗалыгы биотехнологияләре»ндә – икенче, «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү», «Авыр техникага хезмәт күрсәтү»дә өченче урыннарны алдылар. Беренче урын яулаучылар чемпионатның финалында катнашачак. Шулай ук бер студентыбыз «Сити-фермерлык» буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионатының да финалына чыкты.

«4» һәм «5» билгеләренә өлгерүчеләргә стипендияләр бирелә. Ел саен конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча 12 студент Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының стипендиясенә тәкъдим ителә. 15 актив студент, уку алдынгылары, спортчылар Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының транспорт гранты отты.
 
- Азат Хәлилович, әңгәмәгез өчен рәхмәт.
 
 
Көллияттә:

 - авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонт;
 - газ белән тәэмин итү системасы һәм җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү;
 - автомобильләрнең двигатель, система һәм агрегатларын техник тәэмин итү һәм ремонтлау;
 - пешекче һәм кондитерлык эше;
 - агрономия;
 - бизәү-төзелеш һәм декоратив эшләр остасы (2022-2023 уку елында планлаштырыла) дигән һөнәр һәм белгечлекләр буенча укыту алып барыла.
 
 
Җитәкчеләр:

1962-1963 еллар – Камал Дәүләтшин;
1963-1966 еллар – Нур Мингалимов;
1966-1967 еллар – Кәрим Нәбиев;
1967-1968 еллар – Мәсләви Галиев;
1968-1987 еллар – Нургали Хисмәтов;
1987-1998 еллар – Илнур Гыйниятов;
1998 елдан бүгенге көнгә кадәр – Азат Гатин.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев