Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бруцеллез - куркыныч чир

Аның белән терлекләр генә түгел, кешеләр дә авырый.

Район Советы бинасында ветеринария, полиция хезмәткәрләре, крестьян-фермер хуҗалыгы, сугым цехы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары һәм башка структура вәкилләре катнашында бруцеллез авыруын кисәтү, аның таралуына чик кую мәсьәләләренә багышланган гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин алып барды. Анда авыртуны булдырмау өчен барлык структура вәкилләренең бергә эшләргә кирәклегенә басым ясалды, читтән мал кертүне тыюга кагылышлы чаралар турында сөйләшенде.

— Республикага бик куркыныч авыру килеп керде. Әтнә районының Тукай хуҗалыгындагы терлекләрдә бруцеллез табылды. Әлеге хуҗалыкның 5 мең малы юк ителәчәк. Көн саен 60 тонна сөтләрен түгәргә туры килә. Ә иң мөһиме — аның белән кеше чирләргә мөмкин, — дип сөйләде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин, авыруның аяныч нәтиҗәләренә тукталып. — Бруцеллез ул — мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, дуңгыз, куян, болан, эт һәм кешеләрдә очрый торган бик куркыныч хроник авыру. Төп билгеләре булып сыерларның бозау төшерүе (аборт), зәгыйф бозаулар туу, терлекләрнең терәк-хәрәкәт системасы ялкынсынулары һәм орхит тора. Шуңа күрә без бүгеннән үк саклану чаралары күрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев