Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бәрия Вәккасова: Укучылар белән дус булырга кирәк

37 ел балаларга белем биргән мөхтәрәм укытучыга – 65 ел.

...Әлеге еллар күпме истәлек, хатирәләрне       саклый. Бәрия апа Вәккасова белән әкрен генә тормыш йомгагын сүтәргә керештек, бергәләп яшьлек елларына «кайтып килдек».

Язмам героеның күңелле балачагы Биектау районының Бикнарат авылына барып тоташа. Әби-бабайлы, җитеш, нык гаиләдә биш бала тәгәрәшеп үсә алар. Ә чибәр, чая Бәрия исә иң өлкәне була.

«Башлангыч белемне үзебездә, ә урта сыйныфларны биш чакрым тирәсе ераклыктагы Битаманга йөреп укыдык. Нинди техника туктый, шуңа төялеп китәбез: сөт машинасы, трактор арбасы – берсе дә калмады. Бервакыт спирт заводыннан малларга буза алып кайта торган трактор арбасына утырдык. Бер сикертмәдә арбадагы мичкә чайкалып та китте  - бөтенебезнең өстенә буза түгелде. Әнинең мамыкландырырга дип киерткән шәле буза белән ябышып катты. Карга ышкый-ышкый чистартканнар әле дә онытылмый. Юл маҗаралары белән ун ел сизелми дә узып ките», - диде Бәрия апа.

Ә алда - киләчәккә зур юл... Тарих, химия, математика фәннәрен су кебек эчә кыз. Бабасы оныгын табиб итеп күрергә тели. Әмма әлеге һөнәргә кайда укытканнарын гына белмиләр. Иптәш кызы исә аны үзе белән педагогика институтына чакыра: «Әйдә, минем белән, Колхоз базарына ит сатарга барганым бар, кайда урнашканын беләм», - ди. Шулай итеп, кыз үзе иң начар белгән фән – татар телен ныклап өйрәнергә алына. Кагыйдәләр белән дус булмаса да, иншаларны оста яза, шигырь конкурсларында да катнашканы була. Өйләренең түрен бизәп торучы, юан аяклы, бик зур өстәл асты кызның кеше белми, күрми торган китап уку «бүлмә»сенә әйләнә.

«Татар телен чын йөрәгем белән яраттым. Аны балаларга булдыра алган кадәр җиңел ысуллар белән өйрәтергә тырыштым. Әйтик, килешләрнең кайсы артыннан кайсы килүен бутамасыннар өчен, “биютчу” дигән бер сүзне хәтердә калдырырга куша идем. Балалар: “Апа, теге сүз ничек әле?” – дип сорыйлар да аннары ятлап бетерәләр. Шундый кыскартылмалар ярдәмендә хәтта олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирештеләр», - диде укытучы.

Бәрия апа белән Саба районының Мәртен авылы егете Хәтмулла абыйның уртак тормыш китабының кереш өлеше дә нәкъ менә педагогика институтында языла башлый. Төркемдәшләр дә икән әле алар. «Мин аны үземә караттым», - дип елмая Бәрия апа. Ул тыйнак егетнең матур күңеленә, сөйкемлелегенә гашыйк була. Җитмәгәненә, өздереп гармунда уйный, моңлы итеп җырлый...

«Беренче курсның ахырында теплоход белән Актанышка фольклор экспедициясенә баргач, Хәтмулла белән якыннанрак аралаша башладык. Пристаньга килеп төшкәндә иртәнге сәгать дүрт иде, алырга машина килеп җитмәгән, салкын, йокы килә... Егет-кызлар эскәмияләргә тезелеп йокларга ятты, ә миңа урын калмады. Шунда Хәтмулланың өр-яңа чемоданын сорап алып, үземнеке белән куштым да шунда менеп “кунакладым”. Әле үземчә Хәтмулланы да чакырган булдым. И-и, хатын-кызның хәйләкәрлекләре күп бит инде аның. Икенче юлы Казанның Гагарин урамында яшәүче туганнарга кунакка чакырдым. Мин ул тирәләрне белмим, ә син шунда яшәдең бит, дидем. Трамвайда исә сөйләштек, аралаштык», - диде ул.

Кукмара белән дә тәүге тапкыр институтта укыганда таныша алар: студентларны авылларга бәрәңге алырга җибәрәләр. Бер төркем яшьләр поезд белән Кукмарага килеп төшә. Кемнәрнедер элеваторга билгелиләр, ә Бәрия апалар Тәкәнеш районына юл тота.

«Яңгырлы, салкын көз. Басудан арып, манма су булып кайтабыз, салам тутырылган матрасларда йоклыйбыз, өйне сагынып елыйбыз, сөтле аш ашап тазарып беттек. Шулай да иң күңелле вакытлар иде бу. Практика узарга да Кукмарага җибәрделәр, Зур Сәрдек гимназиясендә беренче тапкыр балаларга дәрес бирдек. Кураторларыбыз Рафаэль Мостафин, Хәлимә Мөхәммәтгалиева иде. Ул елларны оныта торган түгел...», - диде әңгәмәдәшем.

Ә югары уку йортын тәмамлагач, егет белән кызның икесен бергә Зур Сәрдек авылына эшкә билгелиләр. Мәктәптә аларга Закирҗан Сабитов кебек олпат җитәкче кул астында эшләү бәхете елмая. Ул яшьләрне эшкә өйрәтә, бер минут та тик тотмый. Тулай торак, интернатта яшәгән вакытлары, Китәк базарына экскурсиягә барган, авылларга йөреп спектакльләр куйган чаклар, практика узарга кайткан студентлар белән дәрескә әзерләнүләре турында сөйләгәндә әле дә күзләре очкынлана Бәрия апа белән Хәтмулла абыйның. Гаилә корган иң бәхетле мизгелләре дә Зур Сәрдек авылы белән бәйле.

«Әле өйләнешү уебызда да юк иде. Бергә эшләүче кызларның эш (отработка) вакыты чыкты, без июнь аенда китәбез, тик сезне кавыштырмыйча таралышмыйбыз, майда туй үткәрергә кирәк, диделәр. Бер кичне болар җыелдылар да күлмәк фасоны сайларга керештеләр. Шундый матур, “тәмле” вакытлар бу. Шулай итеп, тулай торакның караватларын чыгарып туй ясадык, искиткеч күңелле булды. Шуннан соң Закирҗан абый, эшчеләргә әйтеп, безгә бер йортны ремонтлатып бирде. Бакча булдырдык, бәрәңгеләр утырттык, кош-корт, мал асрадык... Шул куышыбызда балалар туды. Алты ел ярым вакыт сизелми дә үтеп китте. Зур Сәрдек безне яратты, без дә аны яраттык», - диде Бәрия апа.

Озакламый яшьләрнең тырышлыгын, булдыклылыгын күреп, Хәтмулла абыйны Байлангар мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Әлеге белем йорты исә яшьләрне бик авыр хәлдә каршы ала: бүлмәләр суык, ягарга күмер юк, морҗалар тырпаеп утыра, түбәсеннән су үтә, койма-киртәләр җимерек... Билгеле, гөрләп торган мәктәптән мондый шартларга килеп урнашу бик авыр була. Тик алар югалып калмый, җиң сызганып эшкә керешә, бар көчләрен куеп, яңадан тормыш көтә башлый. Тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе дә озак көттерми:  Байлангар мәктәбе төзекләндерелә, гаиләдә өч балалары тәгәрәшеп үсә... Бүгенге көндә ул-кызларының үз тормышлары, башкалада гомер итәләр, әти-әниләрен оныклар белән сөендерәләр.

«Мәктәп директоры булгач, Хәтмулланың эше күп иде. Әмма миңа авырлык китермәде, аның ныклы канаты астында булдым. Һәрвакыт үземне карап, тәрбияләп йөртергә, балалар, хезмәттәшләрем алдында матур күренергә тырыштым. Укучылар белән дус булырга кирәк, ә балаларның күңелен аңлар өчен, укытучы аның нинди шартларда яшәгәнен белергә, өйләренә йөрергә, дәресләрне тормышчан итеп үткәрергә тиеш, дип уйлыйм. Шуның белән бәхетле мин: юлымда гел яхшы кешеләр очрады», - ди ул.

Бәрия апа белән Хәтмулла абый Вәккасовларны тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора. Тормышның һәр мизгеленнән тәм-ямь табып, матурлыгын тоеп яши алар. Бәхетле парга алга таба да кадер-хөрмәттә гомер итәргә язсын», - диде Бәрия апа.

Фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев