Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бәхетле гаиләләрнең берсе Чишмабашта яши

Тигез, бәхетле картлык насыйп булсын, дип телиләр еш кына котлаулар вакытында. Ә нинди була соң “бәхетле картлык”? Мин бу сорауга  җавапны Чишмәбаш авылында гомер итүче Мәүгыйдә апа белән Миневасыйл абый Мәрсетдиновлар гаиләсендә таптым. Бриллиант туйга якынлашып килүче бу матур пар - яшьләр өчен тормыш өлгесе.

 

Сап-сары итеп буялган, биек, мәһабәт йорт авылга кергәндә үк “мин” диеп күренеп тора. Бу нигезгә күз салган  бер кешенең дә уена монда әби белән бабай яшидер дигән фикер килмәстер. 
Миневасыйл абый да, Мәүгыйдә апа да шушы авылда туып-үскәннәр, гаилә корып, тормыш көткәннәр. Миневасыйл абый авылның оста куллы, тәвәккәл егете, Мәүгыйдә апа исә иң чибәр кызларның берсе була. 

Хуҗа унсигез ел буе урак вакытында комбайнда эшләгән, СК-1, Нива кыр корабларын иярләгән, шулай ук фермада төзелеш эшләрендә катнашкан. 

- Минем дүрт сыйныф белемем бар, сугыш чоры вакытлары иде, укуымны дәвам итеп булмады. Шуңа күрә тормышта барысына да үзлегемнән өйрәнергә туры килде, - диде ул. – Ике ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәннән соң, ул вакыттагы хуҗалык рәисе Камил Шакиров, сиңа комбайн бирергә уйладык дип, мине Янилгә укырга җибәрде. Шуннан соң тырышып хезмәт куйдым, хуҗалык җитәкчесенең йөзенә кызыллык китермәдем, алдынгы урыннарны яуладым, бик күп бүләкләр алдым. Иң истә калганы - СССРның авыл хуҗалыгы министрының мактау грамотасы һәм 900 сумлык келәм белән бүләкләделәр. Бу бик затлы, кыйммәтле бүләк иде, чөнки ул вакытта айлык хезмәт хакы 80-90 сумны тәшкил итте. Аны алырга баргач, кибетчеләр алмашка мотоциклга хәтле тәкъдим итеп карадылар, әмма мин ризалашмадым. Шулай ук сәгатьләр, радиоалгыч һәм башка әйберләр дә бүләк иткәннәре булды. 

Алдынгы комбайнчыдан игеннәр турында да сорашмыйча кала алмадым. 

- Ул вакытларда гектарыннан 6-7 центнер уңыш чыга иде. Бу шәп дигәне әле. Ә Камил Шакиров хуҗалык җитәкчесе булып килгәннән соң, икенче елга гектарыннан 9 центнер уңыш алуны игенчеләр алдына йөкләмә итеп куйды.  1974 елда исә иң күп бөртек суктырдык: гектарыннан 27 центнер уңыш җыеп алуга ирештек. Бу безнең өчен бик зур җиңү булды, - диде алдынгы комбайнчы.

- Хуҗалыкта эшләгәндә бер елга 1700гә хәтле хезмәт көне язылган вакытлар булды. Әмма хезмәт хакы гына бирелми иде. Ә Камил Шакиров эшкә килгәч, беренче елны ук бер эш көненә ике сумнан акча түләде.

Миневасыйл абый  якын-тирә авылларга балта остасы буларак та билгеле. Ул  салган өйләр әле дә хуҗаларына игелекле хезмәт күрсәтә. Миневасыйл абый - үзенең нигезенә дә ике йорт салып чыккан кеше. Бүгенге көндә гомер итә торган өйләрен җиткергәндә аңа 62 яшь була. “Мин ул чакта түбәдән йөгереп кенә йөри идем әле, куркуны бөтенләй белмәдем, - дип елмая ул, бу вакытларны искә алып. - Балалар, оныклар бергә җыелсак, унсигезләп булабыз. Шуңа күрә, бөтен кешегә дә урын булсын, дип эшләдек бу йортны”. 

Өйдә бөтен уңайлыклар булдырылган, аларның барысы да - хуҗаның хезмәт җимеше. Мотоцикл, машинаны да авылда беренчеләрдән булып ул сатып ала. Сатуга телевизорлар чыга башлагач, аны иң элек ул алып кайтып куя. Көндез балта эшендә эшләсә, кич белән элеккеге электр станциясеннән калган радиатордан кешеләргә антенналар ясап бирә. Мотоциклларны да сүтеп җыя, кер юу, тегү машиналарын да көйли. Әле бүген дә авылдашларын ярдәменнән ташламый. Эш коралларын алып, үзләре янындагы башлангыч мәктәпкә дә кереп чыга, медпунктка да барып килә. Күптән түгел генә урамга янгын гидранты урнаштырганнар, әле шуның җайланмаларын куярга тартма ясап куясым бар, ди. 
Аның тагын бер шөгылен язмый калып булмый: озак еллар дәвамында умарта тота икән. 
- Бер елны бура бураган чак иде, безнең яндагы һәйкәлне умарта күче сарып алды, шул ук көнне медпункт стенасына тагын бер оя умарта килеп кунды. Мин аларның икесен дә җыеп алып кайттым. Шулай итеп, үзлегемнән әлеге шөгыльне дә үзләштерергә туры килде. Аерган саен алар арта бардылар, - диде умартачы. 

Миневасыйл абый - җор телле, бик күңелле кеше. Шуңа күрә аның белән аралашу – үзе бер рәхәт. Аның хәтер сандыгында тормышында булган кызыклы, гыйбрәтле хәлләр бик күп урын алган. Ул бервакытта да өстенә калын киенеп йөрергә яратмаган. Шулай бер елны Боровое Матюшинода эшләгән вакытта, салкын көн булгандыр инде, күрәсең, юлдан үтеп баручы хатын-кыз аның түбә башында яланөс йөргәнен күреп: “Нишләп өстеңә кимәдең, салкын бит”, - дигән. Моңа каршы ул: “Өстемә кияргә киемем булса, мин монда эшләп йөрер идеммени”, - дип җавап биргән. Бу хатын аны бик каты жәлләгәндер инде, күрәсең, бераздан сумкаларга өс-киемнәре тутырып килеп тә җиткән. Миневасыйл абыйга шаяртканы өчен гафу үтенүдән башка чара калмаган. 

Картының сөйләгәннәрен әкрен генә җөпләп, авызын каплап, кет-кет кенә көлеп тыңлап утырган Мәүгыйдә апа исә - татар хатын-кызларына хас булганча бик тыйнак, ипле, һәр сүзе күңелне җебетә торган йомшак һәм кайгыртучан кеше. Аның исеме дә бик матур, сирәк очрый торган, мәгънәсе буенча вәгазьче дигәнне аңлата, ди. Ә якыннары, аны яратып, Май апа дип дәшәләр икән.  Ул биш балалы гаиләдә төпчек кыз булып туып-үскән, бүгенге көндә бертуганнары арасында берүзе генә исән калган.

- Минем бабай Малмыж өязендә староста булып торган, - дип хәтерен яңарта Мәүгыйдә апа. – Көн саен эшкә ат белән барып йөргән.  Авыл балаларына “Букварь” китаплары алып кайтып тараткан, халыкны “агартырга” теләгән. Китәк авылыннан бура кайтартып, авылда мәктәп салдырган. Әмма, чукындыра торган китап алып кайта дип, күрше-тирә авылларның байлары, җыелып, аны кыйнаганнар. Шуннан ул рәтләнә алмыйча вафат булган. Әтине исә байлар нәселеннән дип, сөргенгә җибәрмәкче булганнар, шулвакыт бер укытучы, аның әтисенең китаплар өләшкәнен әйтеп, бабайны яклап калган. Ә әби Саба кызы булган. Ул Чишмәбашта кибет тоткан, ике катлы өйләре, келәтләре булган. Өске катта - үзләре, ә аскы катта киленнәр яшәгән. Әби патша Екатерина II Саба юлыннан узган вакытта ял итәргә туктагач, әбинең атасы алтын табак белән аңа аш алып чыккан. Байлар Сабасы дигән исем дә әлеге вакыйга белән бәйле түгел микән дигән фаразлар да йөри. 
Әмма Мәүгыйдә апаның әнисе генә кыска гомерле булган, аңа 13 яшь вакытта якты дөньядан китеп барган.  Әнисе чирли башлагач, 6нчы сыйныфтан соң аңа укуын калдырырга туры килгән. Төпчек кыз урын өстенә калган әтисен дә ун ел буе тәрбияләгән. Тавык фермасына эшкә урнашып, шунда хезмәт куйган. Тырыш хезмәте өчен мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 

Алар әле дә тик торуны белмиләр: бакчада мәш киләләр, җиләккә йөриләр, төрле район, авылларга сибелгән туганнарының барып хәлләрен беләләр, балалары кайтса, аларны да тик тотмыйлар, я тау башына, я су буена алып чыгып китәләр. Төзекләндерелгән Кукмараны да карап кайтканнар. Менә шундый бай, тулы канлы тормыш рәвеше алып баралар өлкәннәр. “Аллага шөкер, күршеләребез әйбәт, нишләсәк тә, алар ярдәмнәреннән ташламыйлар, кая гына чыгып китсәк тә, йорт-җиргә дә күз-колак булып торалар”, - диләр. 

Миневасыйл абый белән Мәүгыйдә апа җиде балага гомер биргәннәр, тик сабыйларының икесе тугач та озак яшәмәгән, ә бер уллары гомер уртасына җитәрәк фаҗигале төстә вафат булган. Калган балаларның исә һәрберсенең үз тормышлары, әмма әти-әни йортына юлны алар бер дә суытмыйлар, өлкәннәрне кадер-хөрмәттән ташламыйлар.


- Авылда безнең яшьтәге  кешеләр дә, өлкәнрәкләр дә бар. Әмма 83 яшькә җитеп, парлы гомер итүчеләр генә юк, - диде Миневасыйл абый. - Аллаһы Тәгалә безгә шундый бүләк ясаган икән, моны бәхет дими, ни дисең? Тормышлар әйбәт, илләр тыныч, кибетләрдә җаның ни тели, шул бар, өстәлләребез сый-нигъмәтләрнең муллыгыннан сыгылып тора. Почтальон кыз пенсиябезне өйгә алып килеп тапшыра... Картлык көнебездә бәхеткә тиендек, шөкер. Бу яшькә кадәр яшәгәч, вакыт җитеп аерылышсак та, бер-беребездән башка озак тормабыз, аерым яшәргә вакыт күп калмады, дип уйлыйм. Яшьләргә шуны әйтәсем килә: гаиләдә бер кешенең генә әйбәт булуыннан мәгънә юк, икеңнең дә һәм бер-береңә карата да әйбәт булуы кирәк.
 

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk