Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бирмә дә, алма да... Сүз ришвәт турында бара

    Районның ришвәтчелеккә каршы комиссия тарафыннан узган елның декабрендә сораштыру үткәрелгән иде. “Кайсы һөнәр ияләрен ришвәт ала дип уйлыйсыз?” – дигән сорауга сораштыруда катнашучыларның 42,8 проценты ЮХИДИ инспекторлары дип җавап биргән булган. Бу, әлбәттә, аноним рәвештә оештырылган сораштыру гына. Әмма шулай да: “Утсыз төтен булмый”, - диләрме әле... Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов бу хакта ни дияр икән?

    Ришвәтчелек турында язарга утыргач, өлкән яшьтәге бер райондашыбыз әйткән сүзләр хәтердә яңарды:

    - Элек шоферларга юлда йөрү күпкә җиңел иде ул, сеңлем. Бераз салган килеш руль артына утырсаң да сүз әйтүче булмады, штрафлар да зур түгел иде. Инспекторга бераз “төртсәң”, кул кысышасың да үз юлың белән китәсең. Хәзер закон таләпләре, ай-һай, кырыс. Шулай да акча биреп кенә җаваплылыктан котылучылар һаман да бардыр, дип беләм. Ришвәтчелекнең бетүенә бер дә ышанасым килми, - дигән иде ул.

    Әйе, “коррупция хәтере” дигән төшенчә бар. Шуңа да, хәл уңай якка үзгәргән очракта да, хокук саклау органнарында коррупция бетмәячәк, аның тамырына балта чабу мөмкин түгел, дигән фикер сакланып килә. Районның ришвәтчелеккә каршы комиссия тарафыннан узган елның декабрендә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә дә күз салган идем. “Кайсы һөнәр ияләрен ришвәт ала дип уйлыйсыз?” – дигән сорауга сораштыруда катнашучыларның 42,8 проценты ЮХИДИ инспекторлары дип җавап биргән булган. Ә менә: “Нинди мәсьәләне хәл итү өчен акча бирдегез?” – дигән сорауда исә 6,6 проценты ЮХИДИдә транспорт йөртү таныклыгы алган вакытны күрсәткән. Бу, әлбәттә, аноним рәвештә оештырылган сораштыру гына. Әмма шулай да: “Утсыз төтен булмый”, - диләрме әле...

    Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов бу хакта ни дияр икән?

    - Бүлекчәдә хезмәт куючы инспекторларны ришвәт алалар, дип әйтә алмыйм. Шуның өчен: “Әйдә, үзара сөйләшик инде. Дустым, мә, бераз акча бирәм, эшне зурга җибәрмә, зинһар”, - дип үгетләүләр турында күптән онытырга вакыт. Узган ел районда юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен тоткарлангач, җаваплылыктан качу ниятеннән ЮХИДИ хезмәткәренә “күчтәнәч” тәкъдим итүнең өч очрагы теркәлде. Тикшерүләр уздырганнан соң, ике шоферга карата җинаять эше кузгатылды. Искәртеп узыйм: Россия Җинаятьләр Кодексының 291нче маддәсенең беренче пунктында күрсәтелгәнчә, вазыйфаи затка шәхсән үзең, я булмаса арадашчы аша ришвәт биргән очракта 200 мең сумга кадәр штраф, яисә хезмәт хакы, башка төр кереме күләмендә 18 айга кадәр штраф түләү; 1 елдан 2 елга кадәр төзәтү эшләре башкару, яисә алты айга кадәр административ тоткарлану, яисә өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган.

    Тәртип бозуларга, коррупциягә юл куймас өчен безнең барлык патруль автомобильләре дә туктаусыз режимда эшләүче видеорегистратор белән җиһазландырылган. Ул машина салоны эчендәге һәм аның янындагы булган барлык сөйләшүләрне, хәрәкәтләрне терки. Шулай ук инспекторларның үзләрендә дә видеотеркәү җайланмалары бар. Язмаларны даими рәвештә җитәкчелек күзәтеп тора. Инспекторларның хезмәт вазыйфаларын башкару мизгелләре дә контрольдә тотыла. Инспекторга ришвәт бирергә теләүченең дә һәр сүзе яздырылган була. Әгәр закон таләпләрен үтәмәүче кеше хокук сагында торучы хезмәткәргә эшне “җайлау” ниятеннән акча тәкъдим итә икән, ул аны кичекмәстән полициянең дежур частена хәбәр итәргә тиеш. Алга таба ришвәт бирүче белән эшне тикшерүчеләр дәвам итә.

    Электрон юл белән тутырылган административ беркетмәләр, чыгарылган карарлар автомат рәвештә ЮХИДИ идарәсе реестрына китә. Кулдан язылган беркетмәләр исә шулай ук административ базага кертелә. Һәр эш күзәтү астында булганлыктан, үзара килешү-сөйләшүләр турында сүз дә була алмый.

    - Транспортны теркәгәндә, дәүләт номерлары алганда коррупциягә юл куелмыймы?

    - Юк, әлбәттә. Барлык ЮХИДИ бүлекчәләрендә дә “ФИС ГИБДД-М” - федераль-мәгълүмати системасы эшләп килә. Транспортны теркәү аның ярдәмендә башкарыла. Компьютерларга “Очраклы саннар принцибында бирү” функциясе булган программа урнаштырылган. Шуның өчен автомобильләргә дәүләт теркәү номерлары да очраклы саннар алгоритмы буенча бирелә. Кемгә нинди саннар җыелмасы чыга, автомобиль хуҗасы шул номер белән ризалашырга тиеш була.
    Административ материалларны рәсмиләштергәндә, халыкның мөрәҗәгатьләре белән эшләгәндә закон таләпләрен бозу очраклары булмасын өчен шәхси состав белән һәрдаим әңгәмәләр уздырыла, коррупциягә каршы закон нормалары да искә төшерелә. Әгәр ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ришвәтчелек очракларына тап булгансыз икән,  2-65-31 телефон номерына шалтырата яисә шәхсән миңа мөрәҗәгать итә аласыз.

    фото: архив/kukmor-rt.ru
     

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: