Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әбине сагынабыз

Әбием Шәмсениса Миннемуллинаның быел 14 августта 90 яше туласы иде, ул шушы  юбилеен көтеп яшәде, әмма бу көнгә килеп җитә алмады, май аенда гомере өзелде.

Әтием Шәйхелисламның әнисе урынына калган иң олы апасы иде ул. Сабыр, зирәк булуы, төпле, акыллы киңәшләр бирүе өчен яраттык, хөрмәт иттек без аны. Бик сагынабыз, әнием Фәйрүзә дә юксына, үз әниемдәй якын булды, ди.

Сугыш чоры баласы иде Шәмсениса әби. Ачлык-ялангачлыкны, тормыш авырлыкларын,  кайгылы ачы күз яшьләрен күреп үсәргә туры килгән аңа, үзенең дә бер кабымлык икмәккә тилмереп елаган чаклары булгандыр. Кечкенәдән үк әнисенә булышып үскән. Үз гомерендә нинди эшләр генә башкарырга туры килмәгән аңа: колхоз тегермәнендә 16 ел буе хезмәт куйган чорда 48әр килограммлы капчыклар күтәреп ташыган, тимер юлда,  Янсыбыдагы бау ишү әртиленең туку цехында эшләгән. Күпме генә авырлыклар күрсә дә, күңеле тупасланмаган, матурлыкны, бигрәк тә гөлләрне ярата иде ул. Сугыш ветераны, алтын куллы механик Касыйм бабай белән Янсыбы авылында тату гомер итеп, дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Суфия, Рузия, Люция, Гәүһәрия апаларның һәркайсын үзенчә ярата иде ул. Кызганыч, Касыйм бабай 1997 елда ук вафат булды. Бакый дөньяда җаннары очрашкандыр инде. Рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын.

Гөлназ ЖУМАБАЕВА, Байлангар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X