Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Биюче Равия белән тимерьюлчы Мәхмүт мәхәббәте

Күптән түгел алар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Моннан 53 ел элек йомышы төшеп кенә Мамадыш районыннан килгән яшь кызның Кукмарада яшәп калырмын дип башына да килмәгәндер. Алай гына да түгел, «Кукмара егетләренә гомердә дә кияүгә чыкмыйм», — дигән сүзе дә була әле аның. Ә тормыш дигәнең синеңчә генә бармый шул...

1971 елда сигезенче сыйныфны гына тәмамлаган Югары Ушмы авылы кызы Равия Кукмарага юл тота. Нияте — итек фабрикасына урнашып, паспорт алу. Башта ГПТУда укып эшләргә туры килә, бер елдан соң тулы хокуклы эшче булып, итек фабрикасында эшли башлый ул.
— 4 сәгать укып, 4 сәгать эшли идек. Бөтенебез бертөсле киемнән, бер төркем булып йөри идек, — дип искә ала шул вакытларны Равия апа Тимергалиева. 

Булачак тормыш иптәше Мәхмүт белән алар 31 декабрьдә, әйе, нәкъ әкияттәгечә, сихри Яңа ел кичендә танышалар, дөресрәге, таныштыралар аларны.

Берничә егет уртак танышлары чакыруы буенча тулай торакка Яңа ел каршыларга килә. Менә шунда күзе төшә дә инде Мәхмүтнең Равиягә. Ничек үземә каратыйм бу чибәрне дип аптырап тормый ул, сүзне уен-көлкегә бора.

— Табын янында бераз утырып алгач, урамга чыктык. Шундый матур итеп ябалак-ябалак кар ява. Шулвакыт Мәхмүт минем янга килде дә: «Бөтен кешенең киеме ап-ак, кая, син дә әзрәк агар әле!» — дип, миңа кар ата башлады. Шуннан көлешеп, сөйләшеп киттек, — ди Равия апа, елмаеп.

— Үземнең буем бәләкәй, шуңа кечкенәрәк кызларны күзли идем, — дип сүзгә кушыла Мәхмүт абый. — Равияне бер күрүдә ошаттым, буе да минем тирә булуы тагын да күңелемә хуш килде. 

Егетенең буе үзеннән бераз кечкенәрәк булуы кызга да башта тынгылык бирми. Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр бит. Буйны гына сәбәп итеп, үз бәхетен кулдан ычкындырасы килми аның. Кызларның: «Егетләр бетмәгән бит, ник аның белән йөрисең, буе да синнән кечкенә», — дигән сүзләренә каршы. «Булса булыр, “тапочка” киеп йөрермен», — дип әйтә.

Бик яратышып өйләнешә алар. Егет көн саен кызның эштән чыкканын көтеп тора, тулай торакка кадәр озата. Аннан әзерләнеп чыкканын тагын көтеп ала.

«Ашаганыма кадәр карап утыра иде... Үзем дә бик яраттым шул. Кулымнан тотканда да тәннәрен чемерди иде», — дип искә ала Равия апа.
Мәхмүт абый да төшеп калганнардан булмый. Мәктәп тәмамлагач, бераз акча юнәтү нияте белән Ижау шәһәренә китә. Аннан, тепловоз машинисты һөнәрен үзләштерергә дип, Муром шәһәренә юнәлә. Ижауда машинист ярдәмчесе була, армия сафларында матрос булып хезмәт итә. Туган ягы Кукмарага кайткач, 30 ел тимер юлда эшләп лаеклы ялга чыга.

Бик матур гына тормыш корып җибәрә алар. Гаилә башлыгына тулай торактан бүлмә бирәләр. Бер-бер артлы ике малай, бер кыз алып кайталар. Равия апа 5 ел итек фабрикасында хезмәт куйганнан соң, мех фабрикасына күчә. Анда 35 ел эшләп лаеклы ялга чыга.
Равия апаны Кукмарада белмәгән кеше аздыр. Ни өчен, дисезме? Район Мәдәният йортында булган концертларда, Комсомол мәйданындагы кичке уеннарда сәхнә янына чыгып биюче кызыл яулыклы ханымны кемнәрдер сокланып, кемнәрдер сәерсенеп күзәтәдер. Әңгәмәдәшем үзе дә моны яшерми, төрле сүзләр ишетергә туры килде, ди.

— Яшь вакытта да биергә яраттым, магнитофон куеп бии идем. Хәзер дә биемичә тора алмыйм. Биеп, җаныма ял алам, аруларым юкка чыга. Җәй җитсә, Комсомол мәйданындагы кичке уеннарны көтеп алам. Анда барып биеп кайтсам, 3 елга яшәрәм мин. Элегрәк төрле сүзләр ишетергә туры килде. Берсендә минем биегәнне карап торган ике хатын-кыз сөйләшә: «Салып чыккан да рәхәтләнеп “балдеть” итә бу апа», — ди берсе. «Юк, эчми бит ул», — ди икенчесе. Нәрсә әйтсәләр дә исем китмәде, — дип, күңелендәгесе белән уртаклашты Равия апа.

Менә шулай бии-бии, 50 ел бергә бәхетле гомер кичергәннәр. 9 оныкның кадерле әби-бабасы алар бүгенге көндә. Кукмарада улы Айнур, килене Ләйсән, 4 оныгы белән зур гаилә булып, чөкердәшеп гомер итеп ятышлары.

Гадәттәгечә, әңгәмәбез ахырында алтын туйга җитүнең серләренә төшенәсем килде. Мәхмүт абыйдан ишетәсем килде җавапны.

— Яшьләр хәзер тормышка бик җиңел карый. Ә бит бер-береңне санлап, аңлап тормыш итү үзе зур сабырлык сорый, ә сабыр булырга яши-яши өйрәнәсең, — диде ул.

Килешәм, сабыр иткән — морадына җиткән дип, юкка гына әйтмиләрдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk