Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бүгенгедәй истә

Бу язманы 9 сыйныфта укыганда ук инде беренче разрядлы көрәшче исемен алган сыйныфташыбыз Таһир Хафизовның якты истәлегенә багышлыйбыз.

1965 елның кояшлы сентябрь иртәсе. 1 сыйныфка килгән 41 бала парта артына тезелешеп утырдык. Хәтта өчәрләп тә утырттылар. Әниебез шикелле йомшак тавышлы укытучы Нурзидә апабыз хәреф танытучы, язарга өйрәтүче булды. Ике укучыга бер «Әлифба» китабын чиратлашып өйгә алып кайтып укыдык. 

Мөгаллимәбез тәнәфестә дә берничә баланы укытып алырга өлгерә иде. Ә матур язу үрнәкләрен карандаш белән дәфтәрләргә язып таратты ул. Беренче укытучыларыбыз Нурзидә, Мәрьям, Лиза апаларга булган хөрмәт хисләребез хәтер түрләрендә әле дә саклана.
Бер бүленеп, бер кушылып, 1975 елны Бөек Җиңүнең 30нчы язында без, 19 малай һәм 17 кыз, Кукмара 3нче рус-татар мәктәбен тәмамладык. Бердәм, дус-тату идек.

2000 елда Кукмарага кайтып эшли башлагач та: «Нихәл, сыйныфташ, ярдәм кирәк икән, без монда», - дигән сүзләр белән каршы алган сыйныфташым Таһиргә мин рәхмәтле идем.

70-80нче елларда үсеп, буын ныгыттык. Ул чорда сугыш кичкән фронтовик әти-бабайларыбыз һәм әлеге чорның барлык авырлыкларын күтәрә алган укытучы апаларыбыз безнең өчен якты маяк иде. Хәтимә, Нурия, Фирая, Нәкыя, Илһамия апалар ил-көнгә файдалы кешеләр булуыбызны теләп, безгә төпле белем һәм күркәм тәрбия бирде. Бакыйлыкка киткән укытучы-остазларыбызга бу сүзләр дога булып ирешсеннәр. Без - бәхетле буын: пионерлар идек, комсомолда чыныктык, дөньяви һәм дини белем алдык. Хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яши алган әти-әниләребезнең тырышлыгын күреп үскән балалар буларак, гомер юлыбызны нәтиҗәле  үттек, 40 елдан артык эш стажы белән лаеклы ялга чыктык.

Спорт җене кагылган Илдар Хәбибуллин, Таһир Хафизов, Рәүф Билалов, абыйлы-сеңелле Гөлнур һәм Газинур Сәмигуллиннар район, республика ярышларында алдынгылыкны бирмәделәр, чаңгы, биатлон, йөгерүдә җиңүче булдылар. Үзе дә бокс буенча разрядлы спортчы директорыбыз Фәһим Сөләймановның шәхси үрнәге дә мөһим роль уйнагандыр. Аның өчен без,  укучылар, һәммәбез дә шәхес идек шул. 
Сыйныфташыбыз Таһир дә күпкырлы шәхес иде. Ул инде 80нче елларда ук авылыбызда иң оста футболчыларның берсе булды, хоккей да шәп уйнады. Сугыштан соңгы елларда аның әтисе Мәгъсүм Хафизов та Зур Кукмараның футбол командасында көчле уенчы иде. 

Камиллекнең чиге юк, диләр. Армиядән кайткач, сәүдә техникумын тәмамлый Таһир. Белемен үстерү юнәлешендә эшләп, 50 яшендә инде ул - югары белемле физик тәрбия укытучысы һәм, 60 яшендә Кукмара мәдрәсәсен уңышлы тәмамлап, имам ярдәмчесе. «Зилант» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча укытучы-тренер булып эшләп, беренче категорияле тренер, «Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре» исемен ала. Яшь буын спортчыларны тәрбияләүгә керткән өлеше бихисап аның. 

Мәктәп елларыннан ук лидер иде Таһир. Сыйныфташлар очрашуы вакытында укытучыларны хөрмәтләгәндә һәм мәктәп юбилейларында да  оештыручыларның берсе булды. 

Максатчан сыйныфташыбыз тормышта инде күп үрләр яуласа да, тыйнак иде, бервакытта да “мин” дип йөрмәде, аңа ошамаган сүзләр әйтсәләр, тавышын күтәрмичә, тыныч кына җавап бирде. 

Нәселе, авылы белән горурланды Таһир. Рамазан гаетеннән соң, Марсиль абый белән авыл китабында тупланган мәгълүматлар белән танышып, үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр. 

Соңгы очрашу 3 июль көнне, җомга намазыннан соң булды. Ил картлары сыман вәкарь белән генә  мәчет капкасыннан чыгып килә иде ул. «Ничек хәлләр, ярдәм кирәк булса әйт», - дип каршыга килде Таһир. Йөзе якты иде аның, утыртма якалы, бик килешле күлмәк кигән. Күңеле дә якты булды сыйныфташыбызның. 2019 елда Хаҗ гамәлләрен үтәп, дөньялыкта күп изгелекләр калдырды. 2000 елда ук 1921нче ачлык елында вафат булган бабасы Хафиз һәм сугыш башланган елны дөньядан киткән әбисе Фәйзәнең  искергән агач чардуганнарын яңага алыштырып, язулы плитәләр ясатып куйды. Зиратыбызны яңа койма белән әйләндереп алуда да хезмәте зур булды.

Хәләл җефете Әлфия белән игелекле ул һәм кыз үстерделәр. Зөһрә гаиләсе белән Казанда яши, Зөлфәт - күппрофильле лицейда инглиз теле укытучысы. Лаеклы варислар калдырды сыйныфташыбыз. 

4 август көнне күркәм холыклы, ачык йөзле, спортчы сыйныфташыбыз Таһир бакыйлыкка күчте, җеназасында берничә йөзләп кеше бар иде. Ә 50 ел элек, 1970 елның 5 августында бабасы Фәсхетдин дөньядан киткән иде. Урының җәннәттә, җаның рәхәттә булсын, Таһир!

Сыйныфташларың исеменнән Рәсимә ГАЗИЗУЛЛИНА, 
Газинур ГАЯЗЕТДИНОВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авылыбызның күркәм шәхесе иде.

    erid: 2VtzqxWHLUk