“Безнең ишегалды” республика программасы буенча быел районда өч күпкатлы йорт ишегалды төзекләндереләчәк
Шулай ук келәм кагу, кер элү җайланмалары кую, тортуарлар ясау, керү юлларын тәртипкә китерү, яктырткычлар кую планлаштырыла.
Ишегалдың төзек һәм матур булса, күңелгә шулкадәр рәхәт бит ул. Асфальт түшәлгән җәяүле юллары, ял итү эскәмияләре, автомобильләр туктау өчен махсус урын, балаларга уен мәйданчыклары, кер элү җайланмалары — боларның һәммәсе халык өчен кирәк.
- Бүгенге көнгә кадәр районда 16 күпкатлы йорт ишегалдын тәртипкә китерә алдык. Быелның планына Ленин урамындагы 54, 56нчы, Тинчурин урамындагы 16, 20нче, Нур Баян урамындагы 2, 4, 6нчы йортларның ишегаллары керде. Алдагы елда тагын дүртне ремонтларга планлаштырабыз, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәйруллин. — Без берничә ай алдан төзекләндереләчәк территорияләрнең схемалары белән биредәге йортларда яшәүчеләрне таныштырдык. Очрашып-сөйләшү вакытында халык үз фикерен җиткерде, алар исәпкә алынды, архитекторларның эскиз проектына кертелде. Финанс мөмкинлекләре чикле булганлыктан, кызганыч, мәйданчыкларга күңел теләгән барлык кече архитектура корылмаларын да куя алмыйбыз. Әмма алга таба әкренләп барысы да эшләнер дип уйлыйм.
Шәһәрнең Ленин урамындагы 54, 56нчы йорт ишегалларын төзекләндергән вакытта тротуар, транспорт тукталышындагы юл яңартылачак, яктырткыч баганалар, келәм кагу, кер элә торган хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштырылачак. Яктырткычлар инде куелган, юл эшләре дә өлешчә башкарылып, вак таш түшәлгән. «Русремстрой» оешмасы хезмәткәрләре территорияне асфальтлаганнан соң, башка ишегалларындагы юл ремонты эшләренә күчәргә планлаштыра.
Тинчурин урамындагы 16, 20нче йортларда торучыларның актив, үзләре яши торган урынның матурлыгы өчен битараф булмауларына игътибар иттек.
— Мин күп еллар элеккеге кирпеч заводында эшләп лаеклы ялга чыктым. Аның директоры Наил Хәсән улы шулкадәр яхшы күңелле, тәртипле, халык өчен янып-көеп йөри торган кеше иде. Күпме хезмәткәрен йортлы итте ул, ишегалларына балалар өчен уен мәйданчыкларына кадәр ясады. Ишегалды төзекләндереләчәк дип, аның истәлеге, бүләге булып торучы атынгыч белән шугалакны алып киткәннәренә бер айдан артык вакыт узды, ә яңасы һаман күренми. Шуңа йөрәгем әрни. Балалар кайда уйнарга белмичә бәрелеп-сугылып йөри, — дип борчылуын белдерде 1993 елдан 20нче йортта гомер кичерүче Фирдәүсә исемле ханым.
Шулай ук моннан ун ел элек вәгъдә ителгән ял эскәмияләренең куелмавына, 20нче йортның күп еллар дәвамында ремонт күрмәвенә дә ачына алар.
- Безнең бу тирәләр элек гөрләп торды. Кичләрен хәтта дискотекалар да оештыра идек, — дип истәлекләргә бирелде өлкән яшьтәге бер ир-ат.
«Балалар уен мәйданчыгына бигрәк кечкенә урын биргәннәр. Шәһәрнең Эшчеләр тыкрыгы урамындагы шикелле булсын иде ул», — дип тә өстәде ул. Төзекләндерү схемасыннан күренгәнчә, әлеге ишегалды 6297,6 квадрат метр мәйданны алып тора. Эшне төгәлләү вакыты быелның августы дип куелган.
Нур Баян урамындагы 2, 4, 6нчы йортларның ишегалды территориясе дә төзүчеләрне кабул итәргә әзер. Шәһәр башкарма комитеты белгече Евгений Кормильцев сүзләренә караганда, биредә бик күп урынны иске, ярымҗимерек сарайлар, мунчалар, тавык кетәклекләре һәм тагын бик күп корылмалар алып торган, ут-күз чыгу, кешеләрнең өсләренә җимерелү куркынычы да зур булган. Аларның барысын да сүтеп, территорияне ялт итеп чистартканнар. Монда келәм кагу, кер элү җайланмалары кую, тортуарлар ясау, керү юлларын тәртипкә китерү, яктырткычлар кую планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев