Безне укыгач — күңелле
Үткән атнада урманга бай Нырты якларына сәфәр кылдык әле. Сәбәбе дә, алда әйтеп үткәнчә, район газетасына язылучыларны барлау, инде күп еллар безнең белән элемтәдә торган абунәчеләребез белән аралашу, газетабызның эчтәлегенә карата аларның фикерләрен тыңлау, өйрәнү иде.
Бу көннәрдә һәркем еллык эшенә нәтиҗә ясап, аны йомгаклап куярга ашыга. Укытучылар чиреккә билгеләр чыгару эшенә тотынса, хисапчылар хисап саннарына чумгандыр. Сатучылар Яңа ел алдыннан тагын да күбрәк товар алып кайтып урнаштыру, сату белән мәш килсә, без исә газета-журналларга мөмкин кадәр кешене яздыру белән елны төгәлләргә тырышабыз.
Без дә үткән атнада урманга бай Нырты якларына сәфәр кылдык әле. Сәбәбе дә, алда әйтеп үткәнчә, район газетасына язылучыларны барлау, инде күп еллар безнең белән элемтәдә торган абунәчеләребез белән аралашу, газетабызның эчтәлегенә карата аларның фикерләрен тыңлау, өйрәнү иде.
Нырты почта бүлеге җитәкчесе Алевтина Ильина, якты йөз белән каршы алып, «эш фронты» белән таныштырганнан соң, Нырты авылындагы Коммунальная, Татарстан урамнарында яшәүчеләр белән аралашырга туры килде. Валентина Кузьминага рәхмәт, ул, бик теләп, безгә ярдәм итте.
«Быелның икенче яртыеллыгында 46 хуҗалыкка „Хезмәт даны“ газетасы таратылды. Бүгенге көнгә 48 кеше киләсе ел өчен язылды. Әле бу сан чик түгел, авылдашлар арасында күңелләре белән „язылып“, яныбызга теге яки бу сәбәп белән килеп җитә алмаучылар да бар», — ди Алевтина Алексеевна.
Ә Төркәш авылында исә хат ташучы Гүзәлия Шәйдуллина каршы алды.
Иң элек күзгә шунысы ташланды: Төркәш авылы аша тигез асфальт юл узса да, берсеннән-берсе төзек, яңа, матур өйләр янәшәсендә хуҗалары нигез белән саубуллашып, капкасына йозак элеп читкә киткәннәрнеке дә, бакыйлыкка күчкәннәрнеке дә шактый икән. Аларның хәтта тәрәзәләреннән үк моңсулык бөркелә. Арада инде капка-коймалары гына түгел, йортлары ук җиргә иңә башлаганнары да бар.
Шулай булуына һәм халыкның күбесе өлкән яшьтәгеләр икәнлегенә карамастан, авыл яши. Терлек асрап көн күрә, урта буын бу төбәкне үз канаты астына алган «Вахитов» хуҗалыгында механизатор булып эшли, чит якларга вахта ысулы белән барып кайта.
Берүзе генә яшәүче өлкән яшьтәгеләр белән аралашканда, шуңа игътибар иттек: күбесе пенсияләренең аз булып, аның да шактый өлеше торак-коммуналь өчен түләүләргә, даруларга тотылуын әйтә. Икенчеләре исә район яңалыклары белән интернет челтәре аша танышып баруын белдерде. Ә инде дистә еллар дәвамында газетабызны көтеп алган укучыларыбызга кереп рәхмәтебезне белдергәндә, алар яңалыклар рубрикасы, хикәяләр белән иң беренче чиратта танышып чыгуларын, аннан соң, бик теләп, сканвордлар чишүләрен, төрле уеннарда катнашуларын әйттеләр. Шулай ук рецептлар да күбрәк булсын иде, дигән теләкләрен белдерделәр.
Тормыш бер урында гына тапталмый, матур табигатьле, кайчандыр гөрләп торган Нырты төбәге кире үз халәтенә кайтыр әле ул, дигән якты фикер белән саубуллаштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев