Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Без - сугыштан соң туган балалары

Без үскәндә бу тормыш михнәтләре бетеп җитмәгән иде әле. Бигрәк тә күп балалы гаиләләргә кыенга туры килде.

Халык сугыш авырлыкларын һәм хәсрәтләрен җиңеп, җиңел сулап яши башлаган чорда – 1950 еллар тирәсендә туган балалар бит без. Без үскәндә бу тормыш михнәтләре бетеп җитмәгән иде әле. Бигрәк тә күп балалы гаиләләргә кыенга туры килде. Аякка һәм өскә кием булмагач, бер-беребездән калганны тегеп, ямап кидек. Ә хәзер, киресенчә, яшь егет һәм кызлар урам буйлап ертык чалбардан йөри. Бу хәлне берничек тә башка сыйдырып булмый. Әллә аларның энә-җепләре юкмы икән?!

Авылда һәр гаилә сыер, кош-корт асрап, күп итеп бәрәңге үстереп, аны көрәк белән казып алып көн күрде. Колхоз күп гектарда бәрәңге утыртты. Гаиләдәге кеше башына карап, басуны сызыклап бүлеп бирделәр. Шушы җирләрне казып бетермичә, халыкны үз бакчаларына кертмәделәр. Кара көздә яңгыр астында эшләдек. Басуларда борчак кузаклары җитешкәч, качып, шунда борчак ашый идек. Бригадир ат белән куа башлагач, күлмәк эчләренә тутырган кузаклар яр кырыйларында чәчелеп калды. 

Язын бакча эшләре беткәч, малларга печән һәм ягарга утын хәзерләдек. Авылларда бу заманда алмагач һәм җиләк-җимеш агачлары бик аз хуҗалыкта гына үскәнлектән, аларга бик кызыга идек.

Ипи мәсьәләсенә килгәндә, бик җиңелләрдән булмады. Көн-төн эшләгән халыкка хезмәт хакы өчен таяк куеп бардылар. Уңыш уңган очракта көз көне ашлык өләштеләр, ә уңмаганда анысы да аз эләкте. Асраган малларны бернинди рөхсәтсез абзарлардан елатып алып чыгып китүләр дә булды.

Көзен каз өмәләре һәм төрле бәйрәмнәрне бергә җыелып, күңелле итеп уздырып яшәдек. Ул чакта кышлар да суык килде, хәтта бик каты суыктан агачлар һәм өй буралары шартлап ярылды. Бураннар өчәр көн дулады, көртләр йортларны күмеп китте. Кешеләрне казып чыгарган, капка өсләреннән йөргәннәр дә булды. Урамнарда һәм авыллар арасында кеше һәм ат эзләре генә күренер иде.

Электр уты булмаганлыктан, өйләрне керосин лампалары белән яктырттылар, без шул ут астында яздык, укыдык. Кичтән мичләргә утын ягып җылыткан өйләр иртәнгә суынып бетәр иде. Соңга калып туган бозаулар, сарык һәм кәҗә бәкәйләре өйләрдә үсте. Авыл халкы кыш көннәрендә менә шулай көн итте.

Без, балалар, җәяү биш-ун чакрым араларны үтеп, мәктәпкә барып-кайтып йөрдек. Урамга чыкканда әниләр битләргә каз майлары сөрттеләр. Урамда колак һәм буыннар, аяк-куллар өшегән чаклар да истә. Көчле буран вакытында без авылга юл кырыйларына кадаган маякларга карап кына кайта идек. Кайберләребез адашып, салам эскертләрендә кунган очраклар да, юлда үлүчеләр дә булды. Алай да суыклардан курыкмадык. Әтиләр ясаган чаңгылар белән шудык, кәкре кәшәкә таяклары белән бата-чума елга буйларында хоккей уйнадык, басуда куяннар куып йөрдек. Киемнәребез бозланып катып, бөгелмәс хәлгә килгәч кенә өйләргә кайтып егылдык. Шуңа күрә ул заман балалары табигатьне яратып, ныгып, таза, эш сөючән булып үсте. Урамнан кергәч, мичтәге чуеннарда ризык пешкәнен көтеп утыра идек. Аның тәме әле дә онытылмый. Әниләрнең мичтә пешергән түгәрәк ипи исе бөтен урамга таралыр иде. Ә хәзер авылларда андый исләр юк, бары тик сагынып сөйләргә генә калды.

Кыш айлары үтеп, кояш чыга башлагач, тау башлары кардан арына, табигать яшелләнә, басуларда һәм урманнарда сулар җыела, кошлар кайта. Елгалардагы су күтәрелеп, ташу хәтта күперләрне дә агызып китә иде. Без бата-чума ташу һәм боз акканын карарга йөгереп, пычракка батканчы уйнадык. Малларны тау итәкләренә алып чыгып сакладык, шунда чиләк каплап бәрәңге пешердек. Саф һавада ашаулары нинди тәмле һәм рәхәт булган да соң! 

Ташулар бетеп, елгалар үз урыннарына утыргач, без, кармаклар алып, балык тотарга су буена йөгерә идек. Соңыннан йөзләгән вак балыкларны сөтле табада пешереп ашадык. «Зәңгәрләнеп» беткәнче җәй буе су коендык. Кышка дигән утынны ике куллы пычкы белән кисеп, ярып урнаштырдык. Җитәкчеләрдән курка-поса, кукуруз басуыннан печән ташыдык. Чираттан һәм ялланып каз, сыер һәм сарык көтүләрен көттек.

Үсә төшкәч, колхоз эшләренә чыга башладык. Олылар атларны җигеп, арбага тартма куеп бирделәр. Без трактор тагып йөри торган «Сталинец» комбайныннан ындыр табагына ашлык ташыдык. Басулардагы уңышны җыеп бетергәч, салам эскертләре куйдык. Борчак чабу да балалар җилкәсенә төште.

Без шулай укып, табигатьне яратып, эшләп үстек. Мәктәп, армия еллары да артта калды. Дөньяның төрле почмакларына таралып, торыр урыннар табып, эшләргә урнаштык, тормыш корып балалар үстердек, күп еллар тырышып хезмәт куеп, лаеклы ялларга чыктык. Хәзерге вакытта пенсия алып, балаларга, оныкларга булышып яшибез. Иптәшләребез, яшьтәшләребезнең күбесе инде бакыйлыкка күчте.

Баштан кичкәннәрне яшь буынга сөйли башлагач, ышанмыйлар, кул гына селтиләр. Аларга бу михнәтләрне күрергә язмасын. Әлеге язмамны укыгач, безнең заман кешеләре үзләренең тормыш юлларын искә төшерерләр дип ышанып калам.

Григорий ЗАХАРОВ, 
Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев