Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бертуган Комаровлар ишегалдындагы яктырткыч плафонны ватканнар

Полиция хокук бозучының эзенә төшкән.

Кукмараның елдан-ел матурлануы, төзекләнүе һәммәбезнең күз алдында. Әмма кайбер райондашларыбыз, кайткан кунаклар арасында булганны юкка чыгаручылар, җимерүчеләр дә бар. 13 июньдә, кичке сәгать уннар тирәсендә Бертуган Комаровлар кунак ишегалдындагы бер яктырткыч плафонны ваталар.

«Күзәтү камерасының язмасы буенча без хокук бозучының кем булуын ачыклый алдык. Ул районыбыз авылларының берсендә яшәүче егет булып чыкты. Аның белән тагын ике кыз да була. Әмма алар плафоннарга кагылмый. Әлеге егет үз гаебен таныды. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Әгәр хокук бозу очракларын күргәнсез икән, район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 02, 2-70-80 номерларына шалтыратсагыз, kukmor16@mvd.ru электрон адресына хәбәр итсәгез иде. Анонимлык гарантияләнә», - ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы Илгиз Әхәтов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X