Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Берсе төзи, икенчесе җимерә

Таш, асфальт түшәлгән юлларны бозып, төрле коммуникацияләр үткәрүче шәхси хуҗалыклар, подряд оешмалары турында әйтүебез

Юлларның төзеклеге һәрвакыт иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Әледән-әле редакция адресына да бу турыда хатлар, телефон аша шалтыратулар кабул итәбез. Кемдер юлсызлыктан зарлана, ә кайберәүләр булганны кадерләп, саклап тота белми. Соңгылары - таш, асфальт түшәлгән юлларны бозып, төрле коммуникацияләр үткәрүче шәхси хуҗалыклар, подряд оешмалары турында әйтүебез.
Әйе, нәкъ менә шуннан соң халык телендә: “Бездә башта асфальт җәяләр, аннан казып, чыбык сузалар”, - дигән зарлану сүзләре ишетелә башлый.
- Камил Шакиров, Иван Михеев, Александр Износков урамнарына узган ел вак таш түшәлгән иде. Быел әлеге юлларны бозып, шәхси йортларга элемтә челтәре үткәрү эшенә керешкәннәр, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин. – Бу очракта чыбыкларны юлны аркылы казып түгел, ә җир астыннан тишеп сузарга кирәк иде. Чөнки казылган җирдә туфрак басылачак, һәм киләчәктә ул урында чокыр барлыкка киләчәк.
Ә Девятаев, Башкиров урамнарында исә шәхси йортларга су кертү эше алып барыла. Әмма торба сузарга канау казыганда, балчыгын таш юлга салып барганнар. Билгеле, чокырны күмгән вакытта юлдагы туфрак алынган, әмма юлның сыйфаты да, торышы да үзгәргән. Чөнки вак таш арасындагы балчыкны чистартып бетерү мөмкин түгел. Шулай ук юл кырыенда артык калган балчык өемнәре дә ямьсез булып тора. Әлеге оешма, эшләрен тәмамлаганнан соң, әйләнә-тирәне чистартып, тәртипләп калдырырга тиеш иде.
- Һәр эшнең дә үз тәртибе бар. Җир казып, ут, су, газ, элемтә кертәсезме, ул килешү нигезендә эшләнергә тиеш, - диде Райнур Нотфуллин. – Моның өчен район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегеннән җир казу эшләрен башкару өчен ордер алып, тиешле оешмалардан рөхсәт алырга кирәк. Чөнки әлеге урыннан газ, су, электр линиясе, канализация һәм башка коммуникация юллары узарга мөмкин. Ордерда һәр оешма үзенең таләпләрен күрсәтә, әгәр ул үтәлми икән, аның өчен административ җаваплылыкка тарту каралган. Районда барлык эшләр дә халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнә. Ут та, су да һәм башкасы да кирәк, шуңа күрә алда әйтеп үтелгән күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, һәркем, үз эшенә җаваплы карап, таләпләрне үтәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев