Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Березняк авылында яшәүче Рәхимҗан Абдуллин - оста гармунчы

Бик күптәннән кызыккан балачак хыялым бар: гармунда уйнарга өйрәнәсем килә. Киңәшләшим әле дип, авылдашым, туганым, Березняк авылында яшәүче оста гармунчы Рәхимҗан Абдуллинга бардым.

Кечкенәдән бу йортта кунак булырга яратам. Кайчан килеп керсәң дә, мәрхүм Мөшәрәф абый тальянын тартыр иде. Ул арада туктап, шаяртып алырга да өлгерә. Кечкенә кызчыкка күп кирәк түгел: чырык-чырык көлә-көлә, гармун тавышын тыңлыйм, күңелдән генә аңа кушылып җырлыйм... Ул чакларга инде егерме ел вакыт узды, Мөшәрәф абый да мәңгелеккә китте, ә өйдә гармун тавышы тынмый, әтисе һөнәрен улы дәвам итә.

Өйрәнчеккә «Беларусь» – авыр гармун

Гармун сатып алырга телим дигәч, Рәхимҗан абый, максатың нинди, дип сорады. Уйныйсым килә, дигән җавабымны ишеткәч, йөзе яктырып китте. Шулкадәр бирелеп, дөньясын онытып, гармун, аның тарихы, төзелеше турында сөйли башлады.

« “Тульская” дигән гармуннар кыйммәт йөри, бик җайлы, җиңел гармун. Хәзер алар “Куликово поле” дигән исем белән чыга. Аларының хакы тагын да югарырак. Өйрәнчеккә “Беларусь” – авыр гармун, аны каен агачыннан ясаганнар», - диде, гармунын сыйпый-сыйпый.  

Авылда кемдә нинди гармун бар, аның тарихын, язмышын белә ул. Гармунчы кулында гармун тик тора аламы инде! Шул арада «Авыл көен» дә уйнап алды. 

«Иң элек “Песи-песи, пес- кәем”не өйрәнергә кирәк, иң җайлысы шул.  Без дә яшь чакта шуннан башладык. Әкренләп баш мие шул дәрәҗәдә ияләшә, хәтта бармагыңның кирәк төймәне эзләп тапканын аңламыйча да калачаксың», - дип дәвам итте сүзен.

Бәйләмне дә күз йомып бәйли башлыйбыз бит, дип уйлап куйдым. Клавиатурада хәреф җыйганда да бармак кайчак үзеннән-үзе кирәкле төймәне таба. Гармунчының да бармаклары шулай ияләшә, күрәсең.

«Көйне ишетеп уйнарга ияләшергә кирәк, - диде Рәхимҗан абый, аңлатып. - Интернетта фәлән төймәгә, аннары фәләненә басарга диләр. Алай дөрес түгел, тоемлап өйрәнәсе ул. Көн дә бер көйне уйный торгач, ничек үзләштергәнеңне белми дә каласың. Заманча көйләрне дә башта отып алырга кирәк, аннары гармунда үзеннән-үзе килеп чыга. Көй онытылса, уйнап булмый».

Әтигә каршы килеп булмады

Рәхимҗан абый гармунның төзелешен шулкадәр мавыгып сөйли. Мин кай җире күрек икәнен, планкасының кайдалыгын отып утырам. 

«Уйламаган җирдән гармун төзәтергә өйрәнергә туры килде миңа, - дип, әтисенең хәйләкәрлеген исенә төшерде ул. - Әти кая барса да, илһамланып, гармун турында сөйли иде. Шуңа да төзәтеп бир әле, дип, шул танышлары авылга еш килде. Шулкадәр юл узып килгән кешене кире борырга яхшы түгел дип, әти гармунны алып кала. Аннан үзе уйнатып гаебен таба да, минем күз дә күрми, үзең ясап бир инде, дип җайлап кына гармунны миңа бирә. Әтигә каршы килеп булмады, мин шулай әкрен генә гармун төзәтергә өйрәндем».
Мәрхүм Мөшәрәф абый туганчы ук улының гармунчы булуын теләгән, күрәсең.

«Әти-әнинең Рәхимҗанга исем сайлау тарихын сөйләгәннәре бар, - дип искә алды апасы, лаеклы ялдагы укытучым Нурзидә апа. - Әтинең Рәхимҗан исемле гармунчы дусты булган. Аның хөрмәтенә әти энемә шушы исемне биргән. Рәхимҗан абый – Кукмара районының атаклы “Баламишкин” ансамблендә уйнаган оста гармунчы, Кукмарада яши».

Иң авыры – күреген ясау

Кечкенә чакта Абдуллиннарның ишегалдындагы иске өйләре башка заманнан торып калган бер әкият дөньясы кебек тоела иде. Анда сораусыз керергә ярамый, чөнки үзе – остаханә, үзе – музей ул. Нинди генә тарихи экспонат юк иде анда! Бала-чаганың эш коралларына исе китмәгәндер инде, иске сәгатьләр, магнитофоннар, фотопленка ясый торган җиһазларны тотып карыйсы килә иде. Алар әле дә Мөшәрәф абыйның истәлеге булып саклана.

Иске өй җылытылмый, анда җәен генә эшләп була. Авыл кешесенең җәе бакчада, печәндә уза. Шуңа күрә Рәхимҗан абый үзенә «офис» салган: таш бинаны миченә утын ягып җылыта. Гармунның төзелешен өйрәнергә останың «офис»ына чыктык.

«Кайчак бик иске гармуннарны калдырып китәләр. Аларын сүтеп, телләрен тиешле тонга китереп, кирәк-яракка кулланам. Иң авыры – күреген ясау: махсус кәгазьдән тигез итеп бөгәргә, бик пөхтә итеп, җилем белән ябыштырып тышларга кирәк», - диде ул. 

Рәхимҗан абый ноутбугын кабызып, сүтеп алынган гармун телен тюнер программасында тикшерә, көйли, аңлата. Гел аңлап җиткермәсәм дә, гармунның эчен күзалладым, телне көйләүнең бик зур сабырлык таләп итә торган вак эш икәненә төшендем.

Гармунчы яшьләрнең бу уен коралы белән кызыксынмавына борчыла:

«Рәтләтергә гармун күтәреп килүчеләрнең күбесе – өлкән буын кешеләре, - ди ул. - Хәзер яшьләр бик кызыкмый, шунысы гына күңелгә тия. Балаларга дип кечкенә гармуннар ясатып алучылар булгалый. Соңыннан, уйныймы соң, дип сораштыргач, ул гармуннар тузан җыеп ятканын аңлыйсың. Безнең балачак шундый елларга туры килде инде: компьютер түгел, телевизор да юк иде. Авыл клубына җыелышып, күрше-тирә егетләр белән узыша-узыша өйрәнә идек».   

Мәрхүм Мөшәрәф абый 6 яшендә әнисеннән, елый-елый, гармун алдырган. Акчасыз вакыт дип тормаган, әни кеше, бәрәңге сатып, улына ике планкалы, ун телле тальян алып биргән. Шул гармунда үзлегеннән уйнарга өйрәнгән ул.

«Әти миңа 14 яшьләрдә “Беларусь” гармуны алган иде. Ул бик авыр булды, мин кешедән алып торып, кечкенәрәк гармунда уйнарга өйрәндем. Өйрәнеп җиткәч кенә “Беларусь”ны кулга алдым», - дип искә алды Рәхимҗан абый.

Җитмеш төрле һөнәр иясе

Гармун уйнау, төзәтү – Рәхимҗан абыйның бик күп шөгыльләренең берсе генә. Березнякның Кулибины да әле ул. Күп еллар элек арбалы кечкенә трактор җыеп, авылны таңга калдырган иде. Ул чакта карап өйрәнергә интернет та юк заман. Трактор әле дә җәй буе печән ташый. Үзе ясаган тегермәне бүген дә он тарта, яшелчә турагычы да тик ятмый.

Рәхимҗан абый 20 елдан артык Березняк авыл мәктәбендә физик тәрбия, тормыш иминлеге нигезләре, хезмәт дәресләре укыта. Үзе белгән осталыгын балаларга тапшыра. Кемнең нәрсәсе ватылган, кемгә нинди корал кирәк – Рәхимҗан абый берсен дә кире бормый. Авылның тарихчысы дип тә атарга була аны. Беренчеләрдән булып, видеокамера алып, авыл бәйрәмнәрен, өй саен йөреп, туганнарны яздырган кассеталарын заманча дискларга күчереп куйган ул. Әлеге язмаларда күпме тарих саклана!

Чулпан ГАЛИЕВА,

фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев