Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Березняк авыл җирлеге: нинди эшләр башкарылган, киләчәккә планнары нинди

Җирлек башлыгы Рөстәм Шәрипов халыктан җыелган үзара салым акчаларын нинди максатларда файдалануларын сөйләде, грантларга да тукталды.

Березняк җирлегендә хәлләр ничегрәк икән? Узган ел биредә күпме эш башкарылган, җирлек башлыгының киләчәккә планнары нинди? Язмабыз шул хакта.  

«Безнең авыл җирлегенә Березняк, Камышлы, Аман-Оштырма, Югары Оштырма, Тәмле Чишмә авыллары керә. 2014 елдан республикада “Үзара салым” программасы эшли башлады. Аның кысаларында, 2019 елны кертеп, җирлек халкыннан 1 миллион 269 мең 500 сум акча җыелды. Татарстан бюджетыннан дүрт тапкыр арттырылып кайтарылганнан соң, әлеге сумма 6 миллион 347 мең 500 сумны тәшкил итте. Бу акчалар хисабына 3 чакрымнан артык озынлыкта юл төзекләндерелде, 5 кое өсте, 1 чишмә ремонтланды, 6 янгын гидранты куелды, Березняк авылында бер урамга бишенче линия ут чыбыгы сузылды, урам баганаларына 42 светодиодлы лампочка куелды, Березняк һәм Камышлыда балалар уен мәйданчыклары өчен җиһазлар сатып алынды, - ди Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов. – Узган ел Березняк авылында үзара салым акчаларын юл төзекләндерү: проект-смета документлары ясау һәм авылның Ленин урамына вак таш җәюгә файдаландык. Ә менә Камышлы авылында “Чиста су” федераль программасы буенча зур эшкә керештек. Үзара салым акчалары хисабына барлык документлар да эшләнде һәм экспертиза аша үтте. Дәүләттән ярдәм булу белән эшкә керешәчәкбез. Авылда су трассасы бик иске, 1986 елгы иде. Программа буенча дүрт урамга 3434 метр озынлыкта җир асты суүткәргеч торбалары яңартылачак, шулай ук янгын гидранты урнаштырылачак. Әлеге эшләр 16 миллион сумга төшә. Программага су башнясы кермичә калган иде, 2020 елгы үзара салым акчалары хисабына аны икенче урынга күчерү һәм скважина казу эшләрен башкару өчен проект әзерләргә җыенабыз. Җирлегебезнең Аман-Оштырма авылында яшәүчеләр дә бик тырыш, бердәм. Моннан берничә ел элек алар үз көчләре белән яу кырында ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндергәннәр иде. Узган ел аның тирә-юнен коймалап алдык, брусчатка түшәдек. Аның өчен 140 мең сум акча тотылды. Шулай ук биредә мәчеткә кадәр 3 чакрым 44 метр озынлыктагы асфальт юл җәелде. Ул эшләр федераль программа буенча башкарылды, 110 миллион сумга төште. 2020 елда Аман-Оштырмада балалар уен мәйданчыгы да куелачак».

Җирлек башлыгы Рөстәм Шәриповның алга таба нинди эшләр башкарырга җыенуы белән дә кызыксындык. Авыл халкын ниләр борчый икән? 

«Булган проблемаларны үзвакытында хәл итеп барырга тырышабыз. Алга куелган бурычларыбыз да шактый күп. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша җирлекләрне үстерү, төзекләндерү, спорт мәйданчыклары булдыру өчен грантлар бирелә. Быел әлеге грантларның берсенә Березняк авылы клубы каршында ял паркы ясарга җыенабыз. Анда һәйкәл төзекләндереләчәк, ял итү өчен эскәмияләр урын алачак, агачлар утыртылачак. Шулай ук территориягә брусчатка җәю һәм койма белән әйләндереп алу планы да бар. Мәктәп территориясендә исә быел “Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше” республика программасы буенча яңа мәйданчык сафка басачак. Кирәкле җиһазлар китерелә башлады иде. Березнякта “Үзара салым” программасы буенча тупланган акчаларга юлларны төзекләндерү эшен төгәлләргә ниятлибез, киләчәктә зират коймаларын яңартасы бар, - ди Рөстәм Шәрипов. - Грантларның икенчесен исә Камышлы авылы өчен файдаланачакбыз. Анда клуб территориясен төзекләндереп, балалар һәм яшьләр өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган мәйданчык ясап, спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазлар урнаштырырга җыенабыз. Шулай ук киләчәктә әлеге авылда яңа су башнясы куярга, күперне ремонтларга, зират коймаларын яңартырга ниятлибез. Киләчәктә дәүләт ярдәме белән башлангыч мәктәп, мәдәният йорты, медпункт яңартылса, тагын да яхшы булыр иде. 20 елдан артык инде авылда балалар бакчасы юк. Бу исә бүгенге көндә иң зур проблемаларның берсе булып тора». 

Хәтерегездә булса, моннан дүрт ел элек Березняк авылында бөяне төзекләндерү эшләре башланды, дип язып чыккан идек. 2019 елда аның өченче этабы төгәлләнде. Хәзер бөянең төбен чистартырга кирәк. Моны башкару өчен документлар әзерләнеп, экспертизага тапшырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk