Беренче балага түләү: Татарстанда аны кемнәр алырга хокуклы
Татарстанда яшәүчеләр беренче балага түләүләр алырга мөмкин. Аңа кемнәр исәп тотарга хокуклы – «Татар-информ» материалында.
Түләү кемнәргә бирелә
- беренче баласын тапкан яки уллыкка алган ана;
- ата, уллыкка алучы яки опекун - әгәр баланың әнисе вафат булса, үлгән дип танылса яки ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителсә.
Гаризаны ничек бирергә
- Дәүләт хезмәтләре порталы аша;
- Күпфункцияле үзәктә - әлеге хезмәт сайланган үзәктә күрсәтеләме икәнен алдан ачыклагыз;
- Социаль фондта (СФР).
Түләү алу шартлары
- туган яисә уллыкка алынган бала 2023 елның 1 гыйнварына кадәр дөньяга килгән һәм 3 яше тулмаган булырга тиеш;
- гаиләнең бер кешегә туры килгән уртача кереме хезмәткә сәләтле халыкның ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда яшәү минимумы 16 430 сум тәшкил итә. Бу очракта салымнарны тотып калганчы гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәре исәпкә алына.
Пособие алуга гаризаны 2023 елның 1 гыйнварына кадәр туган балага 3 яшь тулганчы теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин. Әгәр бала 2023 елның 1 гыйнварыннан соң туган икән, беренче балага пособие урынына балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособиегә гариза рәсмиләштерелә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев