Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бердәм тавыш бирү көнендә автоклуб Кукмара районы авылларына чыгачак

Эстрада төркеме бәйрәм атмосферасы тудырачак һәм авыл халкын яхшы кәеф белән сөендерәчәк.

13 сентябрь - сайлау көнне район Мәдәният йортының эстрада төркеме авылларга барып чыгыш ясаячак. Шулай итеп, алар сайлауларны халык белән бергә уздырып, авыл халкының кәефен күтәреп, рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге тудырачак.

«Мондый концертлар 13 сентябрь көнне сәгать 10да район Мәдәният йорты каршында башланып китәчәк. Аннан ул 11.00 сәгатьтә - Янсыбы, 12.30 сәгатьтә - Әсән-Елга, 13.30 сәгатьтә Березняк авылларында булып, 15.00 сәгатьтә Поч.Кучук авылында төгәлләнәчәк», - диде район Мәдәният йортының режиссеры Рамил Сәлахетдинов.

Башка авылларда исә концертларны авыл үзешчәннәре оештырачак.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X