Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Бер тырмадан башланган дәүләт

Дөресен генә әйткәндә, моңарчы Галиевларның крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген шуның кадәр колачлап алып барганнарын күз алдына да китермәгән идем. Ә тулы бер территорияне үз эченә алган ферма комплексын, рәт-рәт тезелеп торган техникаларны күргәч шаккаттым. 

...Ленаның өченче баласын алып кайтырга авырып яткан мәле. Ә гаилә тоткасы Рафис басуда, чәчүдә. Казандагы бала тудыру йортында эшләүче авылдашы Рәйсәнең: “Рафис, кызың туды, котлыйм”, - дигән сүзләрен дә юньләп ишетми. Каушап ук төште. Беренчедән, элемтә начар, икенчедән, орлык бирәм дип вәгъдә итүче сүзендә тормаганлыктан, барлык эш тукталырга ук мөмкин булган чак.

Болар барысы да – моннан унбер ел элеккеге хәлләр. Ул вакытта гаиләнең хәзерге кебек  берничә абзарны үз эченә алган фермасы да, куәтле техникалары да юк. Бары тик өй артындагы бакчаны чүп үләннәреннән эшкәртеп чыгарлык бер тырмалары гына бар. 

Бер тырмадан башланган дәүләт бүген, күз тимәсен, чын мәгънәсендә, чәчәк ата!
 
Дөресен генә әйткәндә, моңарчы Галиевларның крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген шуның кадәр колачлап алып барганнарын күз алдына да китермәгән идем. Ә тулы бер территорияне үз эченә алган ферма комплексын, рәт-рәт тезелеп торган техникаларны күргәч шаккаттым. 

- Сез бит элеккеге алпавытларны да уздыргансыз, Рафис, кайбер хуҗалыкларда да моның кадәр мал, заманча абзарлар юк, тулы бер хуҗалык икәнсез бит, - дим үзенә.

- И-и, минеке түгел бит ул, бөтенесе дә – Ленаныкы. Әкрен генә тырышып яшибез инде, -  дип елмая Рафис. Шаярта гына. Әйе, хуҗалык Лена исеменә теркәлгән булса да, бар эшне дә җигелеп, алдан уйлап тартучысы, әлбәттә, Рафис.
Бу фикер белән Лена да килешә. “Без бит үзебезгә дип эшлибез инде, нәрсәгә кирәк булды икән моның кадәр хезмәт дип, юк, уйлаганым булмады.  Катлаулы, сүз дә юк. Тынгысыз. Аның юан башы бигрәк тә Рафиста инде, миндә түгел, ә ул Ленада, дигән була. Аллаһы Тәгалә исәнлегеннән генә аермасын. Бөтенесен алдан уйлап, күреп, план төзеп эшли. Әлбәттә, русча итеп әйтсәк, бик нык “рисковать” итә. Мин элегрәк ерып чыгып булырмы дип курка идем, хәзер инде ияләндем, ахрысы. Ул тартып бара, без каршы эндәшмибез, каршы төшмибез, кайвакытта булышкалап та җибәрәбез”. 
Кайвакытта гына дип, Лена шулай ук шаярта гына. Гаилә башлыгының уң һәм сул кулы инде ул. Ничек дисезме? Анысы турында соңрак.
 
Рафис сөйли
 
Олыяз авылының бер читендә урнашкан бу территориядә беренче абзарны Галиевлар 2011 елда төзи. 50 баш сыерга дип уйланылган, 11гә 44 метр зурлыктагы торак бер ярым кирпечтән, эче җылытылып эшләнелә. Яңадан үзгәртеп реконструкция ясагач, ул 66 мал сыярлыкка әйләнә. 2013 елда янәшәсенә ашлык склады салынып куела,  2015 елда 100 мал сыярлык тагын бер яңа абзар әзер була. 

Ферма территориясенең нәкъ уртасына бастык да, Рафисны сөйләштерәм. Дөресрәге, мактанырга да, кәперәергә дә яратмаган хуҗаның “телен яздырам”. “Әнә тегесен шул елны эшләдек, монысын бу елны, аннан соң бу абзар төзелде, сенаж базлары, печән склады...” - дип сөйләгәнен бик игътибар белән тыңласам да, “Кайсысы ничәнче елда салынган иде соң әле, монда күпме сыер, диде, монысында никадәр үгез, яңа туган бозаулар дип  әйтте?” - дип, тирә-якка әйләнеп карый-карый, баш әйләнде. Шуңа күрә кыскача гына әйткәндә: биредә эресе-вагы белән бергә 300 башка якын терлек бар икән. Сыер савучыларны, ферма эшчеләрен, тракторчы-шоферларны да кертеп, хуҗалыкта барлыгы 22 кеше эшли. 
2020 елда сафка баскан заманча, иркен абзар эченә үтәбез. “110 баш тирәсе сыер монда”, - ди Рафис, сорауга җавап биреп. Ул шулай, төгәл санын әйтеп үк бетерми, бәлки күз тияр дип куркадыр. Маллар бәйдә түгел, әнә “Шүрәле” исемлесе (бер генә мөгезе бар), әкрен генә атлап, махсус аппарат янына аркасын кашытырга китте, аз гына гәүдәсен тидерүгә, анысы эшли үк башлады.  Һәрберсенең колагына махсус чиплар куелган. Бу эшне көйләп, тәртипләп бару өчен кирәк. Берничәсе урамдагы утардан кереп килә. Чөнки аларны ун төрле әйбер салынган, хуҗалар  үзләре җитештергән тәмле сенаж көтә. “Узган ел шактый гына сенаж әзерләдек, 200 мең тоннасын саттык та әле. Марий Эл республикасына барып, сенаж салган идек. Кыш буе шуннан ташыдык. Үзебезнеке запаста торды, эшчеләргә дә өләштек”, -  ди Рафис.

Әлеге абзарның күрке – “елочка”: автоматлаштырылган  сыер саву залы. Бер сауганда аңа 12 сыер керә икән. Бар җирдә чисталык, тәртип, ялт итеп юдырылган асфальт идән. Сыер савучыларга ял итү өчен аерым бүлмә бар, душ, кер юу машинасы куелган. Мал торагы диеп тә булмый. Кызларга түләү шарты да алдан килешенгән буенча түләнелә, сыер савучылар хезмәт хакларыннан канәгать. Лена Галиева исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгыннан бер көнгә дәүләткә 3 тонна сөт тапшырыла.  
 
Лена сөйли
 
Аның сөйләгәнен тыңлап-тыңлап торам да каян шуның кадәр көч ала ул дип шаккатам. Кайвакытта  сыер савучылар белән бергә иртәнге сәгать 3тә үк фермада булырга туры килә икән үзенә. Ә кайчакта сыер, таналар бозаулый башласа, төнне дә шунда чыгарга мөмкиннәр. 

- Тәүлеккә ике-өч сәгать йоклап ияләнгән инде мин, уйламыйсың да икән аны. Иртәрәк йокларга  ятам дисәм дә, сәгать 11-12 тулган була, -  ди ул. – Фермабызны ачканга 11 ел, шуннан бирле әлеге темп белән яшим. Камиләбез майда туды, август аенда  ферма ачылды. Ул вакытта кайнанам исән иде әле, әмма ишегалдында егылып, урын өстенә калды. Бишектәге Камиләне берүзен калдырып, төнлә фермага менеп китә идек, ничек егылып төшмәгәндер ул. Әбисе: “Ишекне теге яктан бикләгез, оланны алып чыгып китмәсеннәр”, - дип әйтә иде. Кызыбыз кечкенәдән мөстәкыйль булды: шешәгә чәйне ясап калдыра идем дә, ул, шуны үзе табып, алып эчеп, кире ятып йоклый иде.

Реклама

Лена үзе – Нурлат районы кызы, белгечлеге буенча медицина хезмәткәре. Язма башында телгә алынган, бергә Казанда белем алган Рәйсә белән Олыязга кунакка кайтып йөргән җиреннән биредә төпләнеп кала ул. Эш сөючәнлеген, тынгысызлыгын үз әнисеннән дә күрә. “Аңа 84 яшь. Әле ике ай бездә торып китте, үзе дә тик тормый, безне дә тик тотмый. Нинди дә булса план корып, гел эшләү белән яши”, - ди Лена.

Галиевларның фермадан тыш 410 гектар җирдә чәчүлек мәйданы да бар. Ә язгы чәчү вакытында Ленаның тагын бер эше арта. Дөресрәге, бу эше кара көзгәчә, техникалар ферма территориясенә кайтып урнашканчыга кадәр, ягъни сезон беткәнче  дәвам итә. Ул... ничә айлар буена көн саен үзләренең кырларында эшләүче 10-15, 15-20 кешегә көнгә ике тапкыр берүзе төшке (беренче һәм икенче аш) һәм кичке ашауны әзерли. Һәм бу эш инде ун ел дәвам итә. “Басудагы кешене бар, кайтып ашап кил, дип кайтарып җибәреп булмый бит, үзебезнең инициатива белән ашатабыз, иң мөһиме: эшләре сыйфатлы булсын, - ди ул. - Шөкер, ризыгың тәмле дип әйтәләр”. Ай-яй, никадәр хезмәт бит бу, күз алдына китерүе дә авыр! 

- Ә акчаны санавы күңелледер инде? - дим Ленага.

- Безнең бит әби-бабайдан калган бер байлык юк. Һәрнәрсә тир түгеп эшләнелә, хезмәт куймыйча, бер кешегә дә китереп бирмиләр, - ди ул. -  Ике улыбыз Нәфис белән Рәмис тә нык булыша. Акча тотып санап, аны исәпләп  утырган юк безнең. Кирәк әйбер күп булган саен, чыгар җире дә күп. Кеше ышанмаска да мөмкин: хезмәт хакы, кредит түлисең, көндәлек техникасы да ватылып тора, малларга даруга кирәк. Шөкер, бүгенге көндә бөтен техникаларыбыз бар, әмма һаман яңарту өстендә эшлибез. Яңа технологияләр керә, искеләре тузып бара. Басуларыбыз фермадан читтә булганлыктан, аларны күчереп йөртү проблемасы бар, шуңа күрә үзлегеннән җыелып бара торганнары да кирәк.  Элек акча чыга башласа күңелгә тия иде, хәзер исем дә китми. Чөнки мин бөтенесендә дә Рафис белән килешәм. Аңа нишләп моны, тегене аласың дип әйткәнем юк. Әйтик, карчык, минем культиватор аласым килә, ди икән, мин эндәшмим, каршы килмим. Ник алай, кая куябыз дип төпченмим, аңа ышанган инде. Чөнки ул үз каланчасыннан карап сөйләшә. 

...Рафис, ничә еллар үткәч, теге чакны орлык белән алдалаган кешене очрата. “Энем, синең уңышларыңны күреп торам, булдырасың. Ә  мин сине шул вакытта жәлләгән һәм бу баланың беткәнче бер генә тырмасы бар, эшли алмас, ерып чыга алмас дип, сиңа ышанмаган идем”, - ди. 

Ә теге тырма әле хәзер дә исән. Аны Галиевлар хуҗалыгына бирелгән дипломнар, истәлекле фотолар янәшәсенә стенага элеп куярга исәпләре. 
 

фото: гаилә архивыннан

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев