Бер солдатның гомер юлы
Низамов Фәтхетдин Низам улы 1943нче елны Ленинград оборонасы медале белән һәм башка күп төрле мактаулы кагәзьләр, медальләр белән бүләкләнә.
Низамов Фәтхетдин Низам улы 1920 елда Уразай авылында туган. Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килә. 1941 елда ул беләгендә көче, йөрәгендә гайрәте ташып торган асыл егеткә әверелә. Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәреп, фашистларны җир белән тигезләп, 1945нче елның мартында гына, бабама бер аягын Финляндия туфрагында калдырып туган-үскән төбәгенә кайту насыйп була.
1941 нче елның җәендә аларны Мәскәү өлкәсендә зенит-пулеметчиклыкка укыталар. Кыска сроклы хәрби өйрәнүләрдән соң, ул Ленинградка җибәрелә. Лениградны актив саклаучыларның берсе була. 900 көн дәвам иткән блокаданың бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татый.
Аларны шәһәргә параход белән, Ладога күле аша алып керәләр, башка юллар инде ябык була. Алда — артта бомбалар шартлый, пароход ава-түнә алга үрмәли. Юнкерслар, миссершмиттлар үкерүеннән дөнья күкерәп тора. Самолетлар пулеметтан сиптереп киткәннән соң, палубада дистәләрчә үле солдатлар ятып кала.
Аларны шәһәргә пароход белән, Ладога күле аша алып керәләр, башка юллар инде ябык була. Алда — артта бомбалар шартлый, пароход ава-түнә алга үрмәли. Юнкерслар, миссершмиттлар үкерүеннән дөнья күкерәп тора. Самолетлар пулеметтан сиптереп киткәннән соң палубада дистәләрчә үле солдатлар ятып кала.
Чолганышта калган Ленинградта тормыш көннән-көн авырая бара. Кышкы кием җитми, кышкы салкыннар куыра, яралы сугышчыларга медикаментлар таба алмыйлар. Күк аяз вакытта шәһәр халкына ярдәм итәләр, аларның тормышы аеруча авыр була. 150 грамм кибәк катнаш икмәк ашап, ягылмаган йортларда туңып, ярты миллионнан артык ленинградлыларны әҗәл үзе белән алып китә.
Авырлыгы буенча һәр көнне елга тиң, ел ярымнан соң Фәтхетдин абыйны 1025 нче укчы полкка күчерәләр. Ул хәзер алгы сызыкта пулеметы белән фашистларга еш сәлам бирә.
Фәтхетдин абый сөйләвенчә, аларга «тел» алып кайтырга дигән боерык була, бер атна хәзерләнәләр. Саперлар тар коридорны миналардан чистартып, юл ачалар, барасы юлга билгеләр куялар. Тимерчыбыктан эшләнелгән каршылыклар киселә. Бу эшләр бөтенесе төнлә, фашистлар сизмәгәндә эшләнә. Менә разведчиклар алга шуыша... Көтмәгәндә блиндажларында совет солдатларын күреп, алар каушап калалар, аңнарына килеп автоматларына тотыналар.
Күп кенә фашист теге дөньяга олактырыла, ләкин ничек итсәләр -итәләр Фәтхетдин абый һәм сугышчылар, берничә солдатны югалтсалар да, немец офицерын документлары белән бергә үзебезнең штабка алып кайталар. Штабта офицердан кыймәтле мәгълүмәтләр алалар, дошманның якын-тирәдәге корал складлары, пушкалары, штаблары урнашкан урыннар ачыклана. Безнең самолетлар аларны юк итәләр, оборона тоту җиңеләя төшә.
1943нче елның ахрында икенче оборона сызыгына күчәләр, инде күңелләрдә өмет чаткысы уяна башлый. 1944 нче елның гыйнвар башында Сталинның барлык фронт буенча «Армия алга!» дигән приказы була. Бу вакытта көчләр чагыштырмача безнең файдага була. Ул яхшы авиация, танк, пушкалар белән коралланган. Сугыш башындагы кебек автомат белән килгән фашистка каршы ун солдатка бер мылтык белән сугышмый.
Фашистларның оборона сызыгын өзәләр. Дошманнар яралы солдатларын, коралларын ташлап чигенәләр. Фашистларны куып сазлыклар кичкәндә совет гаскәрләре аптырап калмыйлар: башта итекләрен су сибеп катыралар, ул су үткәрми башлый. Урманнар кичкәндә партизаннар белән кочаклашып күрешәләр. Һәркем күзендә яшь-аралаш җиңү шатлыгы иде, дип исенә тошерә иде Фәтхетдин абый.
Тагын бер эпизод хәтерендә яхшы сакланган: урман кырыендагы көчле ныгытылган, зур авылны алырга кирәк. "Дот"лар, "Дзот«лар, тау кырыена күмгән танклар күренеп тора. Колак яныннан ярсып дошман пулялары сызгыра. Атакага ташлануны көтеп яткан дошман үзе һөҗүмгә күчә. Якынлашалар, автоматлары үлем сиптерә. Безнекеләр әле үзләрен сиздермиләр.
Менә йөз метрда фашист каскалары, ерткыч йөзләре күренә. Көтмәгәндә безнекеләр кургаш яудыра башлыйлар. Печән чапкан кебек ярсып кыра фашистларны бу сугышта аларга баш калкытырга да ирек бирмиләр. Фашистларны чолгап алалар, авылга икенче яктан бәреп керәләр, ут нокталары да юк ителә.
1944нче елның гыйнварында Ленинград фронты каты сугышлар алып бара һәм блокада өзелә. Фронт Калинин фронты белән кушыла. Ә бер зур һөҗүм вакытында Фәтхетдин абый каты яралана. Ике ай госпитальда ятып чыгарга туры килә. Аннан соң ул 168 нче гвардия дивизиясенең 402 нче полкында пулемет ротасында хезмәт итә башлый.
Сугыш инде Финляндия җирендә алып барыла. Бервакыт рота урнашкан биеклеккә фашистлар үрмәлиләр, сугыш кызып китә, пулялар яңгыры туктар-туктамастан штык сугышы башлага, дошман күп көчләрен югалтып чигенергә мәҗбүр була. Шулай итеп, авырлыклар белән булса да алга баралар. Урман сазлыклар аша бары тик пехота гына үтә ала.
Үзләрен аямыйча сугышалар безнең солдатлар. Кайсы гына авыл-шәһәрне алмасыннар, фашистларның ерткычлыгына тап булалар. Дошман артыннан кара күмергә әйләнгән авыллар гына кала, халыкны зур-зур сарайларга бикләп, ут төртеп яндыралар.
Шулай бервакыт тимер юл станциясен штурм белән алырга булалар. Дошман, станциядә сугыш техникасы төялгән эшелонын кузгалта да алмыйча кала. Фашистлар күп югалтуларга дучар ителә, күп әсирләр кулга төшерелә. Фәтхетдин абый каты яралана, госпитальдә генә аңына килә. Уң аягы тездән югары киселгән була. Баку шәһәрендәге 4659нче госпитальдә әле аңа озак ятарга туры килә. 1945нче елның март аенда бабайның аягына протез кидереп, туган-үскән җиренә озаталар.
Низамов Фәтхетдин Низам улы 1943нче елны Ленинград оборонасы медале белән һәм башка күп төрле мактаулы кагәзьләр, медальләр белән бүләкләнә.
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан үткәрелгән «Бер солдатның гомер юлы» кичәсендә Фәтхетдин абыйның улы Гайфетдин абый катнашты. Гайфетдин абый әтисенең яратып әйтә торган сүзләрен күз яшьләре белән җиткерде: «Югалган алтынны табып була, югалган кешене, дусны табып булмый. Күпме кадерле кешеләребез югалды бу сугышта. Күпме гаиләләргә кара кайгы килде».
Лилия НӘБИЕВА, Сәрдекбаш урта мәктәбе китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев