Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бер кукмаралы мошенниклыкта гаепләнә

Бүгенге көндә аның районыбызда моңа охшаш җинаятьләргә кагылышы бармы икәне тикшерелә

Районыбызның 22 яшьлек кешесе социаль челтәрләр аша теплицалар сату белән бәйле мошенниклыкта шикләнелә. Аның эзенә район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре чыкты. Тикшерү күрсәткәнчә, әлеге райондашыбыз теплицалар ясау һәм сату турында социаль челтәрләрдә белдерүләр биргән. Сатып алырга теләүчеләр , аның белән элемтәгә кереп, алдан акча түләгәннәр. Моннан соң, әлеге адәм китереп бирү һәм урнаштыру вакытын төрле сәбәпләр белән кичектереп килгән, ә соңрак элемтәгә чыкмый башлаган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре аның ике кыңгыр эшкә катнашы барлыгын ачыкладылар. Бу фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды. Бүгенге көндә аның районыбызда моңа охшаш җинаятьләргә кагылышы бармы икәне тикшерелә. Әлеге мошенникның корбаны булган район кешеләренең полициягә мөрәҗәгать итүләре яки 02, 2-8-70-80 телефоннары аша хәбәр итүләре сорала.

фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk