Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бер кукмаралы электричкада сумка урлаган

Ул суд карары нигезендә 5 айга ирегеннән мәхрүм ителеп, җәзаны гомуми режимдагы төзекләндерү колониясендә үтәчәк.

Агымдагы елның апрель аенда Кукмара район суды урлау, ягъни чит кеше мөлкәтен үзләштерүдә гаепләнүче кукмаралыга карата җинаять эшен караган. 

Үткән елның декабрь аенда “Казан-Сосновка” электр поездында исерек ир-ат “Каенсар” тукталышы вакытында вагондагы урындыктан бер хатын-кызның сумкасын урлаган. Аннан соң ул вагоннан төшеп калып, вакыйга булган урыннан качкан. Әлеге гамәле белән ир-ат хатын-кызга 20539 сум 88 тиенлек зыян китергән. Суд утырышында ир-ат гаебен таныган. Ул суд карары нигезендә 5 айга ирегеннән мәхрүм ителеп, җәзаны гомуми режимдагы төзекләндерү колониясендә үтәчәк.
 
Кукмара район судының матбугат хезмәте
фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев