Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бер ишегалдында - 15 эт

    Район суды карары нигезендә район прокурорының Березняк авылында яшәүче өлкән яшьтәге кешегә карата этләр өчен приют тоту буенча эшчәнлеген законсыз дип тану турындагы дәгъвасы канәгатьләндерелде.

     

    Тикшерү барышында хатын-кызның үз хуҗалыгында төрле токымлы унөчтән дә ким булмаган эт асравы ачыкланды.        Дүртаяклыларны  тоту өчен, вольерлар      тиешенчә җиһазландырылмаган, антисанитар халәттә булган, аларны чистарту һәм дезинфекцияләү үткәрелмәгән, савытлары юылмаган. Этләрне стерильләштерү һәм иммунизация мәсьәләләре дә хәл ителмәгән. Йорт каршында хайваннарның көнкүреш калдыкларыннан чүплек барлыкка килгән.
    Этләр көндез һәм төнлә күрше йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгына комачаулаган, өстәвенә, аларның борынчык һәм муенчаксыз территориядән читкә чыгып йөргән очраклары да булган.

    Санитар-гигиена кагыйдәләрен, шулай ук җир законнарын бозып, этләр өчен приют тоту авыл кешеләренең тормышына, сәламәтлегенә, чын мәгънәсендә, куркыныч тудырган. Мондый эшчәнлек нәтиҗәсендә карантинлы һәм аеруча куркыныч авырулар барлыкка килергә, таралырга да мөмкин.

    Суд тарафыннан шулай ук авылдашларының этләргә карата тискәре шикаятьләре һәм  тиешле чаралар күрүне сораган мөрәҗәгатьләре булуы ачыкланды.

    Бер шаһитның күрсәтмәләре буенча, өлкән яшьтәге хатын-кыз үз хуҗалыгында 40тан да ким булмаган санда эт тоткан, аларның бер өлеше йорт ишегалдында, бер өлеше вольерларда һәм ишегалды корылмаларында булган. Этләр төнлә һәм көндез өреп, авыл халкына тынгылык бирмәгән. Гаепләнүче дүртаяклыларның көнкүреш калдыкларын урамга һәм чокырга чыгарып ташлаган. Хуҗабикә этләр янына ветеринария хезмәткәрләрен якын җибәрмәгән, вакцинация ясарга ирек бирмәгән. Этләрнең кешеләргә ташланган очраклары да булган.

    Реклама

    Икенче шаһитның күрсәтмәләре буенча, ул гаепләнүченең күршесендә яши. Күршесе унбишкә якын зур токымлы эт асрый. Бу этләр көндез дә, төнлә дә өрәләр, тынгылык бирмиләр. Хайваннарның барлык калдыклары да урамга чыгарыла һәм аның йорты каршындагы чокырга ташлана. Бервакыт көндез берничә эт, урамга чыгып, аның кызына ташлана. Кыз куркып кала һәм ишегалдына йөгереп керә. Бу турыда ул җирлек башлыгына хәбәр итә. Моннан тыш, гаепләнүченең эте, койма астыннан җирне казып, аның хуҗалыгына керә һәм күпмедер вакыт территория буйлап чабып йөри.

    Шаһит буларак сораштырылган авыл ветеринария пункты мөдире 14 торак пунктка,  шул исәптән этләр яши торган йортка да хезмәт күрсәтүен әйтте. Ел дәвамында аның тарафыннан йорт хайваннарына бушка мәҗбүри вакцинация үткәрелгән. Гаепләнүче үз хуҗалыгында зур токымлы унбиш эт асраган. Әмма хуҗабикә каршы булу сәбәпле, аларга бер тапкыр да вакцинация ясалмаган.

    Берничә зур эт ишегалдында бәйсез йөргәнлектән, анда керү мөмкин булмаган, чөнки алар кешеләргә ташланганнар. Әйтик, бервакыт эт хуҗабикәнең үзен дә тешләгән, әмма ул бу хакта белгертмәгән. Хуҗасыз этләрне ул урамнан һәм ферма яннарыннан алып кайткан. Хайваннарга вакцинация ясалмаган булуын хатын-кыз үзе дә кире какмады. 
    Суд район прокуроры гаризасын канәгатьләндерде һәм өлкән яшьтәге хатын-кызның этләр өчен приют тоту буенча эшчәнлеген законсыз дип тапты, шулай ук җир кишәрлегендә саклана торган куллану калдыкларын утильләштерүне йөкләде.

    Район суды материаллары буенча

    фото: "Татар-информ"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: